Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • wp19 № 3 6-7 б.
  • Без мәңге яшәргә тиеш

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Без мәңге яшәргә тиеш
  • Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2019 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ӨМЕТ БАР
  • БИК ОЗАК ЯШӘГӘН КЕШЕЛӘР
  • Соңгы дошман — үлем юкка чыгарылачак
    Күзәтү манарасы 2014 ел
  • Гайсәнең үлеме һәм үледән терелүе. Сезгә нинди файда китерә?
    Күзәтү манарасы 2015 ел
  • Аллаһы беренче ир белән хатынны барлыкка китерә
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Ни өчен без картаябыз һәм үләбез?
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2019 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2019 ел
wp19 № 3 6-7 б.
Кешеләр төркеме, урманда йөреп, табигатькә соклана

Без мәңге яшәргә тиеш

БАР кешеләрнең дә озак һәм бәхетле яшиселәре килә. Уйлап кына карагыз: без мәңге чирләмичә һәм шатланып яшәсәк, тормыш нинди гаҗәеп булыр иде! Без якыннарыбыз белән күбрәк вакыт үткәрә алыр идек, дөнья гизә, яңа белемнәр, тәҗрибә туплый алыр идек һәм күңел теләгәнне эшли алыр идек.

Ни өчен кешеләр мәңге яшәргә тели? Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Аллаһы үзе бу теләкне күңелебезгә салган (Вәгазьче 3:11). Анда шулай ук: «Аллаһы — мәхәббәт ул»,— диелгән (1 Яхъя 4:8). Аллаһы безне мәңге яшәргә теләк белән булдырып та, безгә андый мөмкинлекне бирмәсә, бу ярату булыр идеме?

Әйе, беркемнең дә үләсе килми. Изге Язмаларда үлем юкка гына «дошман» дип аталмаган (1 Көринтлеләргә 15:26). Иртәме-соңмы, барыбыз да үләбез. Күпләргә үлем турында уйлау ошамый, кайберәүләрне хәтта куркыта да. Үлемне кайчан да булса җиңеп булырмы? Бу мөмкинме?

ӨМЕТ БАР

Сез гаҗәпләнерсез, әмма үлем беркайчан да Аллаһының ниятенә кермәгән. Изге Язмаларның Яратылыш китабыннан күренгәнчә, Аллаһы кешеләрнең җирдә мәңге яшәүләрен теләгән. Кешеләр җирдә рәхәт яшәсен өчен, Йәһвәa Аллаһы барысын эшләгән. Ул беренче кеше Адәмне барлыкка китергән һәм аны оҗмахка, Гадән дип аталган бакчага урнаштырган. «Аннары Аллаһы үзе барлыкка китергән нәрсәләрне күздән кичергән дә барысының бик яхшы булуын күргән» (Яратылыш 1:26, 31).

Адәм Аллаһыга охшаш итеп, камил итеп барлыкка китерелгән булган (Канун 32:4). Аның хатыны Хаува да бар яктан камил булган. Йәһвә аларга болай дигән: «Үрчегез, ишәегез, җир йөзен тутырыгыз һәм аңа хуҗа булыгыз. Диңгездәге балыклар, күктә очучы тереклек ияләре һәм җирдә хәрәкәт итүче барлык тереклек сезгә буйсынсын» (Яратылыш 1:28).

Җир йөзен кешеләр белән тутырыр өчен, күп вакыт кирәк булган. Хауваның — балалары, бу балаларның үз балалары туарга тиеш булган. Ахыр чиктә, Аллаһы ниятләгәнчә, бөтен җир кешеләр белән тулыр иде (Ишагыя 45:18). Адәм белән Хаува үз балаларын һәм оныкларын гына күреп, ә бөтен җирнең тутырылганын күрмичә үләргә тиеш булса, Йәһвә аларга андый әмер бирер идеме?

Кешеләргә шулай ук хайваннарны буйсындырырга диелгән булган. Адәм хайваннарга исем кушарга тиеш булган, ә моның өчен күп вакыт кирәк булган (Яратылыш 2:19). Аларны буйсындыру шулай ук алар белән танышуны һәм алар турында кайгыртуны үз эченә алган. Бу исә тагы да күбрәк вакыт таләп иткән.

Әйе, Аллаһының җир йөзен тутыру һәм хайваннарны буйсындыру турындагы шушы ике әмере шуны күрсәтә: беренче кешеләр бик озак яшәргә тиеш булган. Һәм Адәм чыннан да озак яшәгән.

АЛЛАҺЫНЫҢ НИЯТЕ БУЕНЧА, КЕШЕЛӘР ҖИРДӘ ОҖМАХТА МӘҢГЕ ЯШӘРГӘ ТИЕШ

БИК ОЗАК ЯШӘГӘН КЕШЕЛӘР

Адәм

Адәм, 930 ел

Мәтушәлих

Мәтушәлих, 969 ел

Нух

Нух, 950 ел

Бүгенге кеше

Бүгенге кеше, 70—80 ел

Изге Язмалардан күренгәнчә, кайчандыр кешеләр, бүгенге кешеләргә караганда, күпкә озаграк яшәгән. Анда: «Адәм барлыгы 930 ел яшәде»,— диелгән. Шул ук өзектә 900 дән артык ел яшәгән тагын алты кеше: Шет, Инуш, Кынан, Ярид, Мәтушәлих һәм Нух турында әйтелә. Аларның барысы да Нух көннәрендәге Туфанга кадәр яшәгән. Нух үзе Туфан килгәнче 600 ел гомер иткән (Яратылыш 5:5—27; 7:6; 9:29). Ничек алар шулкадәр озак яши алган?

Бар бу кешеләр Адәм белән Хаува камиллекне югалтканнан соң күп тә үтмәстән яшәгән. Күрәсең, бу аларның озын гомерләренең төп сәбәбе булгандыр. Ләкин камиллек озын тормыш белән ничек бәйле соң? Һәм үлемне ничек җиңеп булыр? Бу сорауларга җавап табар алдыннан, башта әйдәгез ни өчен без картаябыз һәм үләбез икәнен белик.

a Изге Язмалар буенча, Йәһвә — Аллаһының исеме.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу