Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w19 февраль 31 б.
  • Сез беләсезме?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Сез беләсезме?
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2019 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Синагогалар — Гайсә һәм аның шәкертләре вәгазьләгән урыннар
    Күзәтү манарасы 2010 ел
  • Беренче гасырдагы синагога
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
  • Синагогадагы алгы урыннар
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
  • Синагога
    Сүзлек
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2019 ел
w19 февраль 31 б.

Сез беләсезме?

Гамла шәһәрендә табылган беренче гасырдагы синагога макеты макеты

Беренче гасырдагы синагога: бу рәсем синагоганың нинди була алганын күрсәтә. Иллюстрация Гамла (Гамала) шәһәрендә табылган беренче гасырдагы синагогага охшатып ясалган. Шул шәһәр Гәлиләя диңгезеннән төньякка таба 10 километр ераклыкта урнашкан булган.

Яһүдләр синагогаларда кайчан җыела башлаган?

«СИНАГОГА» дигән грек сүзе «җыелыш», «бергә җыелу» дигәнне аңлата. Бу исем чыннан да яхшы туры килә, чөнки борынгы заманнан алып яһүдләр бу урында үгет-нәсыйхәт тыңлар өчен һәм гыйбадәт кылыр өчен бергә җыелган. Еврей Язмаларында синагогалар турында әйтелми, әмма, Грек Язмаларыннан күренгәнчә, б. э. беренче гасырында яһүдләр синагогаларга йөргән.

Күпчелек галимнәр санаганча, яһүдләр синагогаларда Бабылдагы әсирлек вакытында җыела башлаган. Яһүди энциклопедиядә болай диелгән: «Гыйбадәтханәсез калган әсирләр юатуга мохтаҗ булган, шуңа күрә вакыт-вакыт, гадәттә шимбә көнне, бергә синагогада җыелган һәм Изге Язмаларны укыган». Әсирлектән кайткач, яһүдләр, күрәсең, дога кылыр өчен һәм Изге Язмаларны укыр өчен җыелуларын дәвам иткән. Моның өчен алар яшәгән урыннарында синагогалар ачкан.

Б. э. беренче гасырында яһүдләр Якын Көнчыгышта, Исраилдә һәм Урта диңгез территориясендә яшәгән. Синагогалар алар өчен дини һәм иҗтимагый тормышның үзәге булган. «Синагогаларда кешеләр Изге Язмаларны өйрәнгән, ашлар уздырган, суд утырышларын үткәргән, төрле чыгымнар өчен билгеләнгән акчаларны саклаган, шулай ук сәяси һәм иҗтимагый очрашулар үткәргән»,— дип аңлата Яһүди университетта эшләүче профессор Ли Левин. Ул болай дип өсти: «Әлбәттә, иң беренче чиратта бу урыннар гыйбадәт кылу өчен кулланылган». Моны исәпкә алып, Гайсәнең синагогаларга еш килгәне бер дә гаҗәпләндерми (Марк 1:21; 6:2; Лүк 4:16). Анда ул кешеләрне өйрәткән һәм дәртләндергеч нотыклар сөйләгән. Мәсихче җыелыш оештырылганнан соң, рәсүл Паул да синагогаларда вәгазьләгән. Рухи нәрсәләргә сусаган кешеләр өчен синагогаларга йөрү гадәти хәл булган. Шуңа күрә, берәр шәһәргә килгәч, рәсүл Паул иң беренче чиратта нәкъ синагогага барган һәм анда яхшы хәбәрне сөйләгән (Рәс. 17:1, 2; 18:4).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу