Йәһвәнең эшләре турында сөйләү бик файдалы!
1 Аллаһы тарафыннан рухландырылган 47 нче мәдхиянең язучысы исраиллеләрне болай дип дәртләндергән: «Сион тирәсенә барыгыз һәм аны әйләнеп чыгыгыз; аның манараларын санагыз... Киләсе буынга сөйләр өчен, аның йортларын карап калыгыз». Йәһвәгә ярату исраиллеләрне җирдәге теократик идарәгә бәйле бар нәрсәләр белән бик кызыксынырга дәртләндергән. Йәһвә үз исеме белән бәйләгән шәһәрнең үзенчәлекләрен белү бик мөһим булган! Алар бу белемнәрне кадерләгәннәр һәм шуңа күрә бу үзенчәлекләр турында үз токымнарына сөйләгәннәр (Мәд. 47:13, 14).
2 Безнең вакытта Йәһвә майлаган патшаның теократик идарәсе җирдәге Сион тавында түгел, ә күктәге Иерусалимда (Евр. 12:22). Гайсә Мәсих патша булган Йәһвәнең Патшалыгы 1914 елда идарә итә башлаган (Ачыл. 12:10). Бу Патшалыкның эшләре безнең өчен аеруча кызык. Без шулай ук Йәһвә җитәкчелеге астында аның җирдәге хезмәтчеләре, Аллаһы Патшалыгының күзгә күренгән вәкилләре, Аллаһының ихтыярын ничек үтәргә тиеш икәнен белергә телибез. Моның турында «Йәһвә Шаһитләре — Аллаһы Патшалыгының игълан итүчеләре» (рус) дигән китапта җентекләп язылган. Якынча ике ел элек бу китапны алырга без бик шат идек!
3 Гаиләгездә бу китап бармы? Сез аны укыйсызмы? Бу китапта укыганнар турында бүлешәсезме?
4 Рәсемнәрне карагач һәм асларындагы язуларны укыгач, күп кардәшләр шунда ук бу китапны укый башлыйлар. Кайбер кардәшләрнең фикерләрен карап чыгыйк.
5 Бер апа-кардәш болай дип язган: «Мин бу китапны тизрәк укып чыгарга һәм яңадан укый башларга телим. Хәзер мин 25 нче бүлекне укыйм. Мин аны елый-елый укыйм һәм Йәһвәгә карата яратуым үсә бара. Бу китап көч өсти һәм иманны ныгыта».
6 Кырык елдан күбрәк Йәһвәгә хезмәт иткән бер абый-кардәш болай дигән: «Бу китап шулкадәр мавыктыргыч булыр дип уйламаган идем. Мин аны ике атнада укып чыктым, чөнки иртәдән кичкә кадәр укый идем. Укыган китапларым арасында бу — иң кызыклысы. Бу күренекле тикшерү эше һәм дәртләндерү чыганагы».
7 Уку программасы. Бу китапны тиз генә тулысынча укып чыккан кайбер кардәшләр аны тагын бер тапкыр ашыкмыйча гына укырга булганнар.
8 Гаиләгездә тагын берәр кем хакыйкатьтә булса, сез, бәлки, гаилә өйрәнүендә бу китапны кулланырга теләрсез. Кайбер гаиләләр бу китапны әдәбият өчен җаваплы кардәштән алуга ук шулай эшли башлаганнар. «Игълан итүчеләр» дигән китапны уку һәм аның буенча фикер алышу җыелыш очрашуларына, мәсәлән «Күзәтү манарасы»н өйрәнүгә, әзерләнүне алыштырмый. Моның өчен өстәмә 15—20 минут бүлеп куярга була.
9 Башка гаиләләр бу китаптан ике-өч битне, яисә бер-ике өстәмә исемне, һәр көн кичке аштан соң укыйлар. Аларның һәрберсе, бәлки, бу китапның зур өлешен укып чыккан булса да, бергә ашыкмыйча фикер алышу аларга файда китерәчәк. Йәһвәгә инде күп еллар хезмәт иткән кешеләргә бу китапны уку ошый. Алар үткәндә булган күңелле вакыйгаларны искә төшерәләр. Укылган вакыйгаларда катнашулары турында фикер алышу аларның күңелен күтәрә.
10 Бөтен гаилә белән бу китапны укып булмаса, сез аны үзегез генә укый аласыз. Бер апа-кардәш филиалга язган хатында болай дигән: «Мин бу китапны көн саен йоклар алдыннан әз-әзләп укыйм. Бу китапны уку миңа хакыйкатьне күбрәк кадерләргә һәм яратырга ярдәм итте. Мин үземне Йәһвәгә якынрак итеп сизәм һәм аның оешмасында булганым өчен аңа шундый рәхмәтле. Мин бу китапның һәр битен ләззәтләнеп укыйм».
11 Бу калын китап берничә өлешләрдән тора. Беренче өлештә Һабил көннәреннән башлап 1992 нче елга кадәр булган вакыйгалар язылган. Бу өлештә 108 бит. Башка өлешләр 13 биттән алып 150 биткә кадәр тәшкил итә. Һәрбер өлеш берничә бүлектән тора. Китап битләрен актаруга караганда аның һәр өлешен, бүлеген яки өстәмә исемен тикшерсәк, рәхәтләнеп укысак һәм сабаклар алсак, яхшырак булыр.
12 Укыганнар турында уйланыр өчен вакыт бүлеп куй. Нинди максат белән укырга кирәк? Бөтен китапны тиз-тиз генә укып чыгу җитәрлек түгел. «Игълан итүчеләр» китабында синең рухи мирасың сурәтләнә. Сиңа бу тарихны яхшы белергә кирәк. Шуңа күрә укыганнарның мәгънәсе турында уйлан. Йәһвәнең борынгы шаһитләренең хезмәте белән танышканда, аларның иманнарыннан ничек үрнәк ала алганың турында уйлан (Евр. 12:1, 2). Бөек мөртәтлекнең килеп чыкканы турында укыганда, хакыйкатьтән читләшкән кешеләр нинди тозакларга эләккәненә игътибар ит. Бу сиңа үзеңне рухи яктан ничек яклап була икәнен белергә ярдәм итәчәк. Безнең хәзерге тарихыбызны тикшергәндә шуңа игътибар ит: Йәһвәнең хезмәтчеләре нинди рухи сыйфатлар күрсәткәннәр, Аллаһының ихтыярын үтәү тормышларында беренче урында торганын ничек күрсәткәннәр һәм Аллаһы рөхсәт иткән һәм кайчакта бик авыр булган хәлләрдә үзләрен ничек тотканнар (Евр. 13:7).
13 Йәһвәнең үз халкына Изге Язмалар хакыйкатен аңларга ничек ярдәм иткәнен карап чыгу иманыбызны ныгытачак. Оешманың үсүе белән яхшырак танышкан саен, Йәһвә кулланган җирдәге оешма өчен рәхмәтлегебез үсәчәк. Син яхшы хәбәр дөньяның читенә кадәр барып җитәчәк дигән пәйгамбәрлекнең үтәлүе турында укыгач куаначаксың. Бөтен дөнья буенча Патшалык турында ашкынып вәгазьләгән тугры кешеләр белән булган очраклар турында уку бик дулкынландыргыч. Йәһвәне яратканга күрә авырлыкларда тугры булып калган кардәшләр турында укыгач, син шәхси сынауларыңда нык булып калачаксың.
14 Бу китаптан берәр өзек укыгач, бергә кыйммәтле һәм файдалы яклар турында фикер алышыр өчен вакыт бүлеп куегыз. Балаларыгыз булса, алардан рәсемнәрне аңлатырга һәм анда күрсәтелгән кешеләр турында белгәннәрен сөйләргә сорагыз. Үзең генә укысаң да, белгәннәрең белән бүлешергә тырыш. Мөмкинлек булса, укыганнарыңны кабат килгәндә яки Изге Язмалар өйрәнүләрендә куллан. Кабатлаганда укыганнарыңны тирәнтен аңлаячаксың һәм истә калдырачаксың, бу шулай ук башкаларга да файда китерәчәк.
15 Җентеклекләр белән кызыксын. «Игълан итүчеләр» китабын укуга багышланган вакыт шатлыклы һәм файдалы булырга тиеш.
16 Гаиләгез белән Йәһвә Шаһитләренең филиалына килеп-китәргә теләр идегезме? Бер гасыр элек Питтсбург тирәсендә оешма кулланган күчемсез милек 208, 209 нчы битләрдә күрсәтелгән. 216, 217 нче битләрдә соңрак Бруклинда кулланылган биналар сурәтләнгән. 352—356 нчы битләрдәге рәсемнәр Йәһвә Шаһитләренең бүгенге төп идарәсен күрергә ярдәм итә ала. 26 һәм 27 нче бүлекләрдә Вефильдә башкарылган эш турында җентекләп әйтелә, ә 295—298 нче битләрдә Вефиль тормышы сурәтләнә.
17 Безнең күбебез бар филиалларга да бара алмый. Ләкин бу китапның 357—401 нче битләрендә сез аларны күрә аласыз. Өстән-өстән генә карап чыкма, ә һәр илгә вакыт бүлеп куй һәм рәхәтләнеп кара. Һәр илне табар өчен 415—417 нче битләрдә китерелгән картаны куллан. Һәрбер филиал рәсеменә китергән язуларны укы. Индекс ярдәмендә һәр ил турында өстәмә мәгълүмат табып була. Бу — рухи гаиләбезнең башка илләрдәге әгъзаларын белергә мөмкинлек.
18 Кайчакта кешеләр бергә җыелганда тарихи фактларга һәм вакыйгаларга нигезләнгән уеннар уйныйлар. Йәһвә халкының хәзерге тарихы белән бәйле истәлекле даталарны һәм вакыйгаларны белү күпкә файдалырак булыр. Андый мәгълүматны «Игълан итүчеләр» китабының 718—723 нче битләрендә табып була. Бу исемлек нигез генә, ул вакыйгалар китапта җентекләп сурәтләнә. Бу исемлеккә нигезләнеп китапта язылганны кабатлап була. Балалар бу мәгълүматны җиңел генә истә калдыра алырлар. Зуррак булганнарның күбрәк вакыт китәр. Ләкин безгә теократик тарихны яхшы белергә кирәк. Даталарны һәм төп мәгълүматны үзләштергәч, күбрәк белеп була. Һәр вакыйга турында күпме белгәнеңне искә төшереп кара. Аннары һәр вакыйга Йәһвә ихтыярын үтәүдә нинди роль уйнаганы, синең тормышыңа һәм Йәһвәгә хезмәт итүеңә ничек тәэсир иткәне турында әйт.
19 Синең алдыңда ачылган мөмкинлекләрне күр. «Йәһвә Шаһитләре — Аллаһы Патшалыгының игълан итүчеләре» китабын укып һәм аның буенча фикер алышып, син Ишагыйя 60:22 дәге пәйгамбәрлекнең искиткеч үтәлүен бер-бер артлы күрерсең. Бу китапның 519 нчы битендә болай дип язылган: «„Кечкенәдән — мең... барлыкка киләчәк“ дигән вәгъдә, һичшиксез, үтәлде! 1919 елда „кечкенә“ дә булмаган, ягъни бер Йәһвә Шаһите дә булмаган һәм бөтенләй вәгазьләнмәгән, 50 дән артык илдә хәзер меңнән күбрәк кеше Йәһвәне данлый. Бу илләрнең кайберләрендә ун меңнәр, хәтта йөз меңнәрдән күбрәк Йәһвә Шаһитләре Аллаһы Патшалыгын ашкынып вәгазьли! Бөтен дөньяда Йәһвә Шаһитләре „көчле халык“ булдылар. Аларның берләшкән бөтендөнья җыелышы саны буенча дөньядагы 80 аерым дәүләт халкының саныннан күбрәк».
20 Патшалык турындагы вәгазь эше әлегә кадәр дәвам итә. Йәһвә аны тизләтә, һәм хәзер бу эш бик киң таралган. Бу эштә син нинди дәрәҗәдә катнашасың? Синең алдыңда ачылган мөмкинлекләрне күрәсеңме? Башкалар ничек хезмәт иткәнен белеп, чын күңелдән һәм бөтен көчеңне куеп бу бөек эштә катнашырга тырыш. Безнең көннәрдәге бу эшне яратучан Аллаһыбыз Гайсә Мәсих аша алып бара.