Гайсә Мәсихтән үрнәк алыгыз
1. Гайсә нинди үрнәк калдырган?
1 Шәкертләр булдыру эшендә катнашканда без шуны истә тотарга тиеш: безне күргән кешеләргә безнең үрнәгебез бик нык тәэсир итәргә мөмкин. Гайсә үз сүзләре һәм үз эшләре белән өйрәткән. Аны күргән кешеләр аның ашкынуын, кешеләрне яратуын, Әтисенең исемен изгеләндерергә һәм аның ихтыярын үтәргә теләгәнен күргәннәр (1 Пет. 2:21).
2. Безнең белән бергә вәгазьләгән кардәшләргә безнең үрнәк ничек тәэсир итә ала?
2 Өйдән-өйгә хезмәт иткәндә. Безнең тәртибебез дә, Гайсә очрагындагы кебек, безнең белән бергә вәгазьләгән кардәшебезгә тәэсир итә. Әле тәҗрибәләре әз булган яңа вәгазьчеләр безнең ашкынып хезмәт итүебезне күреп, үзләренең хезмәткә карата карашы турында уйлана башлар. Алар безнең шатлыгыбызны һәм башка кешеләр белән эчкерсез кызыксынуыбызны күргәч, үзләре дә шул сыйфатларны хезмәттә күрсәтергә кирәк икәнен аңлаячак. Изге Язмаларны куллануда, кабат килеп-китүләрне ясаганда, өйрәнүне алып барганда тырышлыгыбызны күреп алар бездән үрнәк алачаклар.
3. Без өйрәнүчеләргә нинди үрнәк бирә алабыз, һәм алар бездән нәрсәгә өйрәнә ала?
3 Изге Язмалар өйрәнүен алып барганда. Аеруча өйрәнүчеләр безнең тәртибебезне игътибар белән күзәтә. Без аларга өйрәнүгә алдан әзерләнергә, шигырьләрне ачып карарга, төп фикерләр астына сызып куярга кирәк дип әйтәбездер, әмма алар, һичшиксез, шуңа игътибар итәчәкләр: ә без үзебез өйрәнүгә әзерләнеп килдекме (Рим. 2:21). Әгәр без өйрәнүгә вакытында килсәк, өйрәнүчеләр өйрәнүгә җитдирәк караш белән караячак һәм өйрәнү вакытын башка эшләргә багышламаячак. Алар, һичшиксез, фидакарь хезмәтебезгә һәм нык иманыбызга да игътибар итәчәк. Шуңа күрә Гайсәдән һәрвакыт үрнәк алган ашкынучы мәсихчеләрнең өйрәнүчеләре шулай ук ашкынучан, уңышлы вәгазьчеләр булып китәләр.
4. Тәртибебез җыелышларда бирелгән өйрәтүгә нинди өлеш кертә?
4 Җыелышларда. Мәсихче җыелышның һәрбер кешесе җыелыш очрашуларындагы өйрәтүгә үз тәртибе белән өлеш кертә. Кызыксынган кешеләр җыелышка килә башлагач, андагы яхшы тәртип аларга яхшы яктан тәэсир итә. Алар кардәшләр арасындагы яратуга, мәсихчеләрнең бердәм булуына, тыйнак киемнәренә һәм тышкы кыяфәтләренә игътибар итәләр (Мәд. 132:1). Алар шулай ук очрашуларга өзлексез йөрүебезгә һәм кешеләр алдында үз иманыбызны игълан итүебезгә игътибар итәчәк. Очрашуга килгән бер кеше кечкенә кызның Изге Язмалар шигырьләрен тиз эзләп табуын һәм алар укылганда игътибар белән күзәтеп торуын күргән. Бу аны гаҗәпләндергән, һәм ул Изге Язмаларны өйрәнергә теләк белдергән.
5. Ни өчен безгә һәрвакыт яхшы үрнәк бирергә кирәк?
5 Изге Язмаларда без бер-беребездән үрнәк алырга тиеш дип әйтелә (Флп. 3:17; Евр. 13:7). Шуңа күрә безгә истә тотарга кирәк: без Гайсәдән үрнәк алсак, моны башкалар күрәчәк һәм бу аларга, бәлки, яхшы яктан тәэсир итәчәк. Моны истә тотып, әйдәгез, 1 Тимутегә 4:16 да язылган сүзләрне чын күңелдән кабул итик: «Үз-үзеңне һәм өйрәткән тәгълиматыңны күзәтеп тор».