Журналларны ничек тәкъдим итәргә?
Күзәтү манарасы, 1 нояб.
«Күп кешеләр киләчәктә нәрсә булачагын белмибез, бүген яшәп калырга кирәк дип әйтәләр. Сез дә шулай дип уйлыйсызмы? [Җавабын тыңла.] Гайсә пәйгамбәр мондый кызык сүзләр әйткән. [Маттай 6:34 не укы.] Киләчәккә планнарны ничек төзергә һәм шул ук вакыт ничек чиктән тыш киләчәк турында борчылмаска? Бу журналда шул сорауга җавап бирелә».
Күзәтү манарасы, 1 дек.
«Сез бу сорауга нинди җавап бирер идегез? [Журнал тышлыгындагы сорауны укы. Җавабын тыңла.] Аллаһы үз ниятен үзгәртмәгән. Ул бүген дә кешеләрне берләштерергә тели. [Мәдхия 45:9, 10 ны укы.] Бу журналда кешеләр ничек бер гаилә булып яшәячәк икәне турында әйтелә.