Кайгыга төшкәннәрне юатыгыз
1 Кешеләр бүгенге көннәрдә аеруча юатуга мохтаҗ. Кешелек тарихында андый чор әле булмаган. Без дә Патшабыз Гайсә Мәсихнең үрнәген тотып, «кайгыга төшкәннәрне дәваларга» тырышабыз (Ишаг. 61:1).
2 Юаныч бирү юлы. Вәгазьләгәндә безнең сүзләр кешеләргә юаныч китерсен өчен, сөйләшүне төпле һәм көч бирүче кереш сүзләр белән башларга кирәк. Кешеләр белән дөньяда эшләнә торган начар эшләр һәм ялган тәгълиматлар турында әзрәк сөйләшсәк, без Изге Язмалардагы хакыйкать һәм Аллаһының вәгъдәләре үтәләчәгенә шатлыклы өмет турында күбрәк сөйләшербез. Андый сөйләшүләр кешеләрне юата. Бу без Һармагедун турында сөйләшергә тиеш түгел дигәнне аңлатмый. Безнең йөкләмәбез — «Ходайның илтифат елын һәм Аллаһыбызның үч алу көнен» игълан итү, һәм «законсызны законсыз юлыннан кисәтү». Әмма без Патшалык хакындагы Яхшы хәбәрне игътибарсыз калдырып, Һармагедун һәм аның һәлакәтле нәтиҗәләре турында күп сөйләргә тиеш түгел (Ишаг. 61:2; Йәз. 3:18; Мат. 24:14).
3 Өйдән-өйгә. Безнең көннәрдә авыруы, якын кешесенең үлеме, гаделсезлек яки экономик проблемалар аркасында төшенкелеккә бирелгән кешеләрне еш очратып була. Без Мәсихтән үрнәк алып, хезмәт иткәндә очраткан кешеләрне кызганабыз һәм аларны аңлыйбыз (Лүк 7:13; Рим. 12:15). Без кешенең проблемасына кагылышлы Изге Язмалардан бер-ике шигырьне укысак та, бу кеше үз хисләрен белдерә алсын өчен, без аны «тыңларга өлгер булырга» тиеш (Ягък. 1:19). Без кешене башта тыңласак, безгә аны юатырга җиңелрәк булачак.
4 Сөйләшүнең уңайлы вакытында без болай дип әйтә алабыз: «Мин сезгә Изге Язмалардан дәртләндерүче сүзләр укыйсым килә». Уйлап эш итүчәнлек безгә кеше әйткән һәрбер дөрес булмаган фикерне төзәтергә кирәк түгел икәнлеген аңларга ярдәм итәчәк. Киресенчә, без кешене Изге Язмалар ярдәмендә дәртләндерергә һәм юатырга тиеш. Бу тема буенча күбрәк мәгълүматларны «Изге Язма нигезендә сөйләшү» дигән китапның «Юаныч һәм дәртләндерү» дигән мәкаләсендә, 117—121 нче битләрдә (ингл.) табып була. Яисә кешегә «Тиздән бар газаплар юк булачак» дигән трактатны тәкъдим итеп, анда китерелгән көч бирүче фикерләрне карап чыгып була.
5 Башкаларны юатыр өчен мөмкинлекләр эзлә. Синең юанычка мохтаҗ күршең, хезмәттәшең, сыйныфташың яисә туганың бармы? Аларга хәл белергә кереп чыгып, Изге Язмалардан юатучы фикерләр карап чыгып була. Алар нинди сәбәп аркасында юанычка мохтаҗ икәнлеген белгәнгә, син алар белән очрашуга әзерләнә аласың. Кайберәүләр, мәсәлән, ул кешеләргә хатлар язган яисә шалтыраткан. Якыннарыбызны чын күңелдән ярату безне шәфкатьле булырга һәм аларга Изге Язмалардан юатучы фикерләрне сөйләргә дәртләндерәчәк (Лүк 10:25—37).
6 Әйе, безгә кайгырган кешеләрне юатырга, өметләре өзелгән кешеләргә көч бирергә һәм кешеләрдә яхшы киләчәккә өмет тудырырга йөкләмә бирелгән. Нәкъ шундый юанычка бу дөньядагы кешеләр мохтаҗ. Шатлык белән Аллаһының гаҗәеп вәгъдәләре турында сөйләп, без эчкерсез кешеләргә юаныч һәм өмет бирәбез. Әйдәгез һәрвакыт шуны истә тотыйк: безгә кайгыга төшкәннәрне дәваларга кирәк.