Без ныгытмаларны җимерәбез
1 Гасырлар дәвамында, Шайтан ялган тәгълиматлар һәм алдау ярдәмендә, кешеләрнең йөрәкләрен һәм акылларын томалый. Ул Троица, үлемсез җан һәм тәмуг кебек тәгълиматлар тараткан. Ул кешеләрдә Барлыкка Китерүчебезнең барлыгына һәм Изге Язмаларның авторы — Аллаһы икәненә шикләр тудыра. Расизм һәм милләтчелек тә кешеләргә хакыйкатьне кабул итәргә комачаулый (2 Көр. 4:4). Андый ныгытма сыман ялган тәгълиматларны без ничек җимерә алабыз? (2 Көр. 10:4, 5).
2 Кешенең хисләренә игътибарлы бул. Кешеләр дөрес дип санаган тәгълиматлар еш кына аларның йөрәкләренә бик якын. Кайберәүләр ялган тәгълиматларга бала чактан ышаналар. Андый кешеләргә ярдәм итәр өчен, безгә алар белән сөйләшкәндә аларның карашларына хөрмәт күрсәтергә кирәк (1 Пет. 3:15).
3 Без бу кешеләргә алар нәрсәгә һәм ни өчен моңа ышаналар икәнен аңлатырга мөмкинлек биреп, хөрмәт күрсәтәбез (Ягък. 1:19). Аларның, бәлки, яраткан якыннары үлгән һәм бу кешеләр аларны күрергә бик телиләрдер, шуңа күрә алар җан үлемсез икәненә ышаналардыр. Яки алар гаилә белән булырга яратканга күрә, бәйрәмнәрне үткәрәләрдер. Кешеләрне игътибар белән тыңласак, без аларның хисләрен аңлаячакбыз, һәм бу безгә дөрес итеп җавап бирергә ярдәм итәчәк (Гыйб. сүз. 16:23).
4 Гайсәдән үрнәк ал. Канунчының сорауларына җавап биргәндә, Гайсә безгә бик яхшы үрнәк калдырган. Гайсә бу кешегә туры җаваплар бирмәгән, чөнки бу кеше үзенең кадерләгән тәгълиматлары аркасында аларны кире кага алган. Моның урынына, Гайсә Язмаларны кулланган, аны үз фикерен әйтергә чакырган һәм мисал ярдәмендә аңа уйланырга ярдәм иткән (Лүк 10:25—37).
5 Аллаһы Сүзе кешеләргә ныгытма сыман ялган тәгълиматларны калдырырга ярдәм итә ала (Евр. 4:12). Кешеләргә хакыйкатьне сабырлык белән аңлатып һәм йөрәкләренә җиткереп, без аларга ялганны кире кагарга һәм аларны ирекле итә алган хакыйкатьне кабул итәргә ярдәм итә алабыз (Яхъя 8:32).