Башкаларны Йәһвәне яратырга өйрәт
1. Кайбер кешеләрне Йәһвәгә нәрсә җәлеп итә?
1 Йәһвә турында беренче тапкыр ишеткән вакытны хәтерлисеңме? Сине Аллаһыга нәрсә җәлеп итте? Күп эчкерсез кешеләр аларны Барлыкка Китерүчебезгә аның искиткеч сыйфатлары, бигрәк тә кызгануы һәм яратуы турында белем җәлеп итте дип әйтерләр (1 Яхъя 4:8).
2, 3. Изге Язмаларны өйрәнүчеләргә Йәһвәгә карата яратуларын үстерергә ярдәм итәр өчен, «Хак тәгълиматлар» китабын ничек кулланып була?
2 «Бу безнең Аллаһыбыз». «Хак тәгълиматлар» китабында Йәһвәнең яратуына һәм аның белән якын мөнәсәбәтләр үстерергә кирәк икәненә игътибар ителә. Башкаларга Аллаһыга карата яратуларын үстерергә ярдәм итәр өчен бу китапны ничек кулланып була? Яңа фикергә игътибар иткәндә без кешегә уйланырга дәртләндерүче сораулар бирә алабыз. Мәсәлән, «Бу хакыйкать Йәһвә турында нәрсә ачыклый?» яки «Бу фикер Йәһвә, башка әтиләр белән чагыштырганда, иң яхшы Әти икәнен ничек күрсәтә?» Андый өйрәтү кешегә Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләр үстерергә ярдәм итәчәк һәм бу мөнәсәбәтләр мәңге дәвам ителәчәк.
3 Изге Язмаларны өйрәнүчеләргә бердәнбер хак һәм тере Аллаһы турында белем алу зур хөрмәт икәнен аңларга ярдәм итсәк, алар, Ишагыйя сүзләрендәге кебек, «Бу безнең Аллаһыбыз»,— дигән фикергә киләчәкләр (Ишаг. 25:9). Безгә Аллаһы Сүзен аңлатканда, Мәсих Гайсә җитәкчелегендәге күктәге хөкүмәт аша Йәһвә вәгъдәләренең үтәлүе кешеләргә нинди фатихалар китергәненә игътибар итәргә кирәк (Ишаг. 9:6, 7).
4, 5. Йәһвәне ярату нәрсәне аңлата?
4 Йәһвәне ярату нәрсәдән күренә. Без беләбез: Йәһвәне бөтен йөрәгең, җаның һәм акылың белән ярату бу Аллаһыга карата көчле хисләр булу гына түгел. Без аның фикер йөртү рәвешен кабул итәргә һәм үзләштерергә тиеш (Мәд. 96:10). Аллаһыны ярату, хәтта сынаулар һәм каршы килүләр белән очрашканда да, аның бар әмерләренә буйсынуыбыздан һәм тормышыбызның «изге һәм Аллаһыга багланган» булып калуыннан ачык күренә (2 Пет. 3:11; 2 Яхъя 6).
5 Аллаһыны яратканга, аның ихтыярын үтәү канәгатьлек китерә (Мәд. 39:9). Изге Язмаларны өйрәнүчеләр шуны аңларга тиеш: Аллаһының бар әмерләре аның хезмәтчеләренең мәңгелек файдасы өчен бирелгән (Кан. 10:12, 13). Йәһвәнең җитәкчелеге буенча яшәп, кеше Аллаһының барлык искиткеч эшләре өчен рәхмәтле булуын күрсәтә. Өйрәнүчегә Йәһвәнең тәкъва юлларыннан йөрү кешене күп кайгылардан һәм газаплардан саклаячак икәнен аңларга ярдәм ит.
6. Йәһвәне яраткан кеше нинди фатихалар алырга мөмкин?
6 Аллаһыны яратучылар өчен фатихалар. Йәһвә үзен яраткан басынкы кешеләр турында бик кайгырта һәм аларга «Аллаһының тирәнлекләрен» ача (1 Көр. 2:9, 10). Йәһвәнең ниятләре турында андый белем алганга, алар киләчәккә нык өмет белән карый (Ирем. 29:11). Йәһвә үзен яратучыларга искиткеч мәрхәмәтен күрсәтә (Чыг. 20:6). Аллаһының бөек яратуы ярдәмендә аларның мәңгелек тормышка өметләре бар, һәм алар аны кадерлиләр (Яхъя 3:16).
7. Ни өчен син башкаларны Йәһвәне яратырга өйрәтү мөһим дип уйлыйсың?
7 Күктәге Әтиебез турында күбрәк белгән саен, без башкалар белән күбрәк бүлешәчәкбез (Мат. 13:52). Башкаларны, бигрәк тә балаларыбызны, Йәһвәне яратырга өйрәтү — зур хөрмәт! (Кан. 6:5—7). Йәһвәнең «күп яхшылыгы» безне һәм Изге Язмаларны өйрәнүчеләребезне һәрвакыт Аллаһыны данларга дәртләндерсен (Мәд. 144:7).