Изге Язмаларны шәхси һәм гаилә белән өйрәнү бик мөһим!
1. Бүген Җитәкче совет безнең турында ничек кайгырта һәм ни өчен?
1 Бүген, беренче гасырдагы кебек, Җитәкче совет Йәһвә халкының иминлеге турында бик кайгырта (Рәс. 15:6, 28). Зур газап якынлашканга күрә, һәр Патшалык вәгазьчесенә Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен ныгытырга мөһим. Сез элек китап өйрәнүгә багышланган вакытны ничек кулланырсыз? Барыбызга бу вакытны гаилә белән гыйбадәт кылыр өчен кулланырга киңәш бирелә. Бу вакыт белән акыллы куллансак, бу безгә Аллаһы Сүзен тырышып өйрәнергә һәм андагы тәгълиматлардан файда алырга ярдәм итәчәк (Мәд. 1:1—3; Рим. 11:33, 34).
2. Гаилә белән гыйбадәт кылу кичен ничек кулланып була?
2 Гаилә белән гыйбадәт кылу киче. Гаилә башлыкларының Йәһвә алдында җаваплыклары бар: алар гаилә белән регуляр рәвештә файдалы Изге Язмалар өйрәнүен үткәрергә тиеш (Кан. 6:6, 7). Гаилә белән бәйле җаваплыклары булмаган кардәшләр бу вакытны Изге Язмаларны шәхси өйрәнү һәм тикшерү өчен куллана алалар. Бу «әшәке заманда» Йәһвә белән нык мөнәсәбәтләр саклар өчен өйрәнү һәм уйлану кирәк. Моның өчен барыбызга «һәрбер очрактан дөрес файдаланырга» мөһим (Эфес. 5:15, 16).
3, 4. Өйрәнер өчен нәрсә кулланырга киңәш бирелә һәм нәрсәне исәпкә алырга кирәк?
3 Нәрсә өйрәнергә? «Күзәтү манарасы басмаларының индексы» яки «Күзәтү манарасының китапханәсе» дигән компакт-диск сезгә Изге Язмалар өйрәнү вакытын шатлыклы итәргә ярдәм итәчәк. Гаиләләр «Күзәтү манарасы»ндагы «Гаилә бәхетенең серләре», «Балаларыгызны өйрәтегез» һәм «Яшь укучыларыбыз өчен» дигән рубрикалардан мәкаләләр карап чыга алалар.
4 Изге Язмаларны ашыкмыйча бергә уку гаиләдәгеләрнең барысына да Аллаһының принципларын истә тотып, тормышларында кулланырга ярдәм итәчәк (Евр. 4:12). Кайчакта оешма бастырган берәр фильмны карап, аның буенча фикер алышып була. Бу иҗади сәләтләрне кулланыр өчен һәм уйлап табар өчен яхшы мөмкинлек. Гаиләдәгеләрдән алар нәрсә өйрәнергә теләр иде дип сорарга була.
5. Ни өчен Изге Язмаларны шәхси һәм гаилә белән өйрәнү хәзер бик мөһим?
5 Ни өчен бу хәзер мөһим? Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне ныгыту безне «нык торырга һәм Раббының... коткаруын күрергә» әзерләячәк (Чыг. 14:13). Ата-аналарга «азгын һәм бозык кешеләр арасында» балаларны үстерер өчен Аллаһының җитәкчелеге кирәк (Флп. 2:15). Балаларга мәктәпләрдә әхлаксызлыкка бирешмәс өчен ярдәм итәргә кирәк (Гыйб. сүз. 22:3, 6). Ирле-хатынлыларга Йәһвә белән «өч каттан ишелгән бауны» ныгытырга мөһим (Вәг. 4:12). Шуңа күрә, әйдәгез, алда да «иң изге иманыбызда» үзебезне ныгытып, вакытыбызны акыллы кулланыйк! (Яһүд 20).