Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • km 11/08 4 б.
  • Син өйрәтүче була аласың!

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Син өйрәтүче була аласың!
  • Безнең изге хезмәтебез 2008
  • Охшаш мәкаләләр
  • Сез башкаларны өйрәтергә кирәклеген аңлыйсызмы?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2016 ел
  • Патшалык хезмәтчеләрен өйрәтү
    Аллаһы Патшалыгы идарә итә!
  • Йәһвә безне ничек өйрәтә?
    Безнең изге хезмәтебез 2011
  • Өлкәннәр, башкаларны өйрәтегез
    Күзәтү манарасы 2015 ел
Күбрәк карарга
Безнең изге хезмәтебез 2008
km 11/08 4 б.

Син өйрәтүче була аласың!

1. Һәрбер Патшалык вәгазьчесенең нинди хөрмәтле мөмкинлеге бар?

1 Кешене хакыйкатькә өйрәтү бик күп фатихалар китерә. Без аның Патшалык хәбәрен кабул итүен күреп һәм аңа Галәмнең Хакименә якынлашырга ярдәм итеп бик шатланабыз (Ягък. 4:8). Һәрбер Патшалык вәгазьчесе хакыйкатькә сусаган кешене өйрәтергә һәм аңа характерында, карашларында һәм тәртибендә зур үзгәрешләр ясар өчен дәртләндерергә омтылырга тиеш (Мат. 28:19, 20).

2. Ни өчен кайберәүләргә Изге Язмалар өйрәнүен башлар өчен кыюлык җитми, һәм аларга бу авырлыкны җиңәргә нәрсә ярдәм итәчәк?

2 Йәһвәгә таян. Үткәндә Аллаһының кайбер тугры хезмәтчеләре ул биргән эшне үти алмаслар дип уйлаган. Әмма Йәһвә Аллаһыга таянып Муса, Иремия, Амос һәм башка гади кешеләр үзләренең шикләрен яки икеләнүләрен җиңеп чыкканнар һәм мөһим эшне башкарганнар (Чыг. 4:10—12; Ирем. 1:6, 7; Амос 7:14, 15). Рәсүл Паул да кыюлык белән сөйләгән. Ул: «Аллаһыбыз безгә кыюлык бирде»,— дип әйткән (1 Тес. 2:2). Яхшы итеп Изге Язмалар өйрәнүләрен үткәрер өчен, Йәһвә, һичшиксез, безгә кирәкле ярдәм, акыллылык һәм көч бирәчәк (Ишаг. 41:10; 1 Көр. 1:26, 27; 1 Пет. 4:11).

3, 4. Аллаһы Сүзенә өйрәтүче булырга без ничек өйрәнә алабыз?

3 Өйрән. Безнең Бөек Нәсыйхатьчебез — Йәһвә Аллаһы безне регуляр рәвештә Изге Язмаларга нигезләнгән программа аша өйрәтә. Шулай итеп без сәләтле өйрәтүчеләр булып китәбез (Ишаг. 54:13; 2 Тим. 3:16, 17). Өйрәнгәндә, Изге Язмаларны яхшырак аңлар өчен һәм Изге Язмалардагы хакыйкатьләргә өйрәтү сәләтеңне яхшыртыр өчен һәр мөмкинлекне куллан. Мондый өйрәтү күбесенчә Теократик хезмәт мәктәбендә һәм Хезмәт очрашуында бирелә. Ләкин башка җыелыш очрашулары да безгә Аллаһы Сүзенә өйрәтүче булырга ярдәм итә.

4 Тирән рухи хакыйкатьләргә дә гади итеп өйрәтергә тырыш. «Хезмәт мәктәбе» (рус) китабының 227 нче битендә болай дип әйтелә: «Теманы башкаларга яхшы итеп аңлатыр өчен, син аны үзең яхшы аңларга тиеш». Очрашуларда комментарийлар бирсәк, бу безгә төп фикерләрне истә калдырырга һәм киләчәктә кулланырга ярдәм итәчәк. Шуңа күрә яхшы итеп әзерлән һәм өйрәтү сәләтеңә ышанычың үсәчәк.

5. Безгә яхшы өйрәтүче булырга җыелыштагылар тагын ничек ярдәм итә?

5 Һичшиксез, беренче мәсихчеләр шәкертләр булдыру эшендә хезмәттәшлек итеп, бер-берсеннән өйрәнгәннәр (Лүк 10:1). Син дә, мөмкинлек булганда, тәҗрибәле вәгазьчеләр, мәсәлән пионерлар, өлкәннәр һәм күчеп йөрүче күзәтчеләр белән хезмәттәшлек ит һәм алардан Изге Язмалар өйрәнүен үткәрергә өйрән. Аларның Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне аңлатыр өчен өйрәнү басмаларыбыздагы гади ачык мисалларны һәм башка ысулларны ничек кулланганнарына игътибар ит. Яхшы өйрәтүче булыр өчен, алардан киңәшләр сора (Гыйб. сүз. 1:5; 27:17). Кардәшләрдән алган өйрәтү өчен рәхмәтле бул, чөнки бу өйрәтү Аллаһыдан (2 Көр. 3:5).

6. Аллаһы Сүзенә өйрәтүче булып китәр өчен нәрсә аеруча мөһим?

6 Йәһвәгә таян һәм ул биргән өйрәтүдән файда ал. Уңышлы булыр өчен дога кыл (Мәд. 24:4, 5). Син дә берәр кешегә, синең кебек, Аллаһы Сүзенә өйрәтүче булып китәргә ярдәм итеп, шатлык кичерә аласың!

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу