Аллаһы идарә иткәндә, бар тереклек бердәмлектә һәм тынычлыкта яшәгән
Ни өчен безгә Аллаһы Патшалыгы кирәк?
Кешелек тарихының башыннан бирле Барлыкка Китерүчебез Йәһвәa бердәнбер Идарәче булган. Ул ярату белән идарә иткән. Ул кешеләргә яшәр өчен матур йорт — Гадән бакчасын биргән һәм аларны мул ризык белән тәэмин иткән. Өстәвенә, ул аларга канәгатьлек китерүче эш биргән (Яратылыш 1:28, 29; 2:8, 15). Кешеләр Аллаһының яратучан идарәсенә буйсынуын дәвам иткән булса, алар әле дә бердәмлектә һәм тынычлыкта яшәр иде.
Беренче кешеләр Аллаһы идарәсеннән баш тарткан
Изге Язмаларда әйтелгәнчә, бер фетнәчел фәрештә Аллаһының идарә итәргә хокукын шик астына куйган. Соңрак ул Шайтан Иблис дип атала башлаган. Ул Аллаһының идарәсеннән һәм җитәкчелегеннән башка кешеләр бәхетлерәк булыр дип әйткән. Кызганычка каршы, беренче кешеләр Адәм белән Хаува бу ялганга ышанган һәм, Шайтанга кушылып, Аллаһының хакимлегенә каршы чыккан (Яратылыш 3:1—6; Ачылыш 12:9).
Үз Идарәчесеннән баш тартып, Адәм белән Хаува оҗмахны, камил сәламәтлеген һәм мәңге яшәү өметен югалткан (Яратылыш 3:17—19). Аларның карары соңрак туган балаларына да тәэсир иткән. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Адәм гөнаһ кылганга, «дөньяга... гөнаһ, ә гөнаһ аша үлем үтеп кергән» (Римлыларга 5:12). Гөнаһ тагын бер аяныч нәтиҗәгә китергән: «Кешенең башка кеше өстеннән хакимлек итүе зыян гына китерә» (Вәгазьче 8:9). Башка сүзләр белән әйткәндә, кеше белән кеше идарә иткәндә, бу һәрвакыт проблемалар тудыра.
КЕШЕЛӘР ҮЗЛӘРЕ ИДАРӘ ИТӘ БАШЛЫЙ
Нәмруд Йәһвәгә каршы чыккан
Изге Язмалардан күренгәнчә, кешеләр арасыннан беренче идарәче Нәмруд булган. Ул Йәһвә хакимлегенә каршы чыккан. Аның көннәреннән бирле кешеләрнең хакимлеге зыян китерә. Якынча 3 000 ел элек Сөләйман патша мондый сүзләр язган: «Мин... җәберләнгәннәрнең күз яшьләрен күрдем, аларны юатучы кеше юк иде. Җәберләүчеләре хакимлеккә ия иде» (Вәгазьче 4:1).
Бүген дә шул ук хәл кала бирә. Берләшкән Милләтләр Оешмасының 2009 елгы бер басмасы буенча, шунысы көннән-көн ачыграк күренә: «дөньядагы күпчелек проблемаларның төп сәбәбе — начар хакимлек».
ЭШ ИТӘРГӘ ВАКЫТ
Дөнья яхшырак идарәчеләргә һәм яхшырак хөкүмәткә мохтаҗ. Аллаһы Тәгалә нәкъ шундый хөкүмәтне вәгъдә итә дә!
Хәтта иң яхшы идарәчеләр дә кешеләрнең җитди проблемаларын хәл итә алмый
Аллаһы үз Патшалыгын, ягъни үз хөкүмәтен инде урнаштырган. Бу хөкүмәт җирдәге бар хөкүмәтләрне алмаштырачак һәм «мәңге торачак» (Даниял 2:44). Нәкъ шул Патшалык турында миллионлаган кеше дога кыла да (Маттай 6:9, 10). Әмма бу Патшалыкның идарәчесе Аллаһы булмаячак. Идарәче итеп ул кайчандыр җирдә кеше булып яшәгән берәүне билгеләгән. Кемне соң?
a Изге Язмалар буенча, Йәһвә — Аллаһының исеме.