«Аллаһы мәхәббәтендә калыгыз»
1. «Аллаһы мәхәббәтендә калыгыз» дигән китап нинди максат белән бастырылган?
1 2009 елда барлык татар җыелышларында һәм төркемнәрендә Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнүдә «Аллаһы мәхәббәтендә калыгыз» дигән яңа китап каралачак. Без моны түземсезлек белән көтәбез! Җитәкче совет Йәһвәне яратучы һәр кешегә язган хатын мондый сүзләр белән тәмамлый: «Бу китап сиңа моннан ары да хакыйкать буенча яшәргә һәм шулай итеп Аллаһы мәхәббәтендә калырга булышачак дип без чын күңелдән өметләнәбез. Ә бу сине мәңгелек тормышка алып барачак (Яһүд 21)».
2. Бу яңа китап безгә тормышыбызның нинди якларында ярдәм итәчәк?
2 Нинди темалар каралачак? Изге Язмалардагы принципларны дуслар, күңел-ачулар сайлаганда, никахта, кешенең гадәтләренә, сүзләребезгә, гореф-гадәтләргә карата һәм хакимиятне хөрмәт итү ягыннан ничек кулланып була? Без вөҗданыбызны Аллаһы Сүзендә язылган югары тәкъва нормалар буенча үзгәртә алачакбыз (Мәд. 18:8, 9). Йәһвәнең фикер йөртү рәвешен яхшырак аңлаган саен, бездә тормышыбызның бар якларында аңа тыңлаучан булырга теләк туачак (Гыйб. сүз. 27:11; 1 Яхъя 5:3).
3. Ни өчен безгә Изге Язмаларны җыелыш белән һәр өйрәнүдә катнашыр өчен бар тырышлыкларыбызны куярга кирәк?
3 Катнашырга тырыш. Әзерләнгәндә, Аллаһының җыелган халкы арасында аны данларга максат куй (Евр. 13:15). Бу яңа басманы без бөтен җыелыш белән өйрәнәчәкбез. Бу китап әз-әзләп каралачак, шуңа күрә без барыбыз яхшы итеп әзерләнә алырбыз һәм фикер алышуда катнаша алырбыз. Без яхшы әзерләнсәк һәм кыска җаваплар бирсәк, башкаларны мәхәббәт һәм изге эшләргә дәртләндерәчәкбез, ә фикер алышуыбыз кызыклы һәм файдалы булачак (Евр. 10:24). Өстәвенә, иманыбызны шулай күрсәтсәк, бу безгә күбрәк шатлык китерәчәк.
4. Ни өчен безгә Йәһвәнең әмерләрен үтәргә кирәк?
4 Үзенең җирдәге соңгы төнендә Гайсә шуны аңлаткан: Аллаһы мәхәббәтендә калыр өчен, Йәһвәнең әмерләрен үтәргә кирәк (Яхъя 15:10). «Аллаһы мәхәббәте» дигән китапны өйрәнеп, без көндәлек тормышыбызда Изге Язмалардагы принципларны кулланырга тагы да тәвәккәл булырбыз һәм Аллаһы мәхәббәтендә калырбыз (Яһүд 21).