Вәгазьләү рухи яктан ныгыта
1. Вәгазь эше безгә нинди файда китерә?
1 Вәгазь эшендә актив катнашып, без үзебезне рухи яктан ныгыта алабыз һәм шатлыгыбыз тагы да үсәчәк. Әлбәттә, вәгазьдә катнашуыбызның төп сәбәбе — Йәһвәгә яраклы булу. Әмма «Аллаһы сүзен игълан ит» дигән әмерне үтәп, без Йәһвәнең фатихаларын алабыз һәм бу безгә күп файда китерә (2 Тим. 4:2; Ишаг. 48:17, 18). Ничек итеп вәгазь эше безне ныгытып, шатлыклы итә ала?
2. Вәгазь безне ничек ныгыта?
2 Ныгыту һәм фатихалар. Вәгазь эше ярдәмендә без игътибарыбызны хәзерге борчуларга түгел, ә Патшалык фатихаларына туплыйбыз (2 Көр. 4:18). Изге Язмалар тәгълиматларын аңлатып, без Йәһвәнең вәгъдәләренә иманыбызны ныгытабыз һәм хакыйкать өчен рәхмәтебез үсә (Ишаг. 65:13, 14). Башкаларга рухи яктан үсәргә һәм «дөньядан булмаска» ярдәм иткәндә, без үзебезнең дөньядан читтә торырга тәвәккәлегебезне ныгытабыз (Яхъя 17:14, 16; Рим. 12:2).
3. Вәгазь безгә мәсихче сыйфатларны үстерергә ничек ярдәм итә?
3 Вәгазьдә катнашып, без мәсихче сыйфатлар үстерәбез. Мәсәлән, «барысына үзләре кебек» булырга тырышып, без басынкылык үстерә алабыз (1 Көр. 9:19—23). «Көтүчеләре булмаган сарыклар кебек, борчылган һәм таралган» кешеләр белән сөйләшкәндә, без кызганучан булырга һәм кешенең кайгысын уртаклаша белергә өйрәнәбез (Мат. 9:36). Кешеләр ваемсыз булганда һәм каршы килгәндә вәгазебезне дәвам итеп, без нык булырга өйрәнәбез. Башкаларга ярдәм итәр өчен тормышыбызны корбан иткәндә, шатлыгыбыз үсә (Рәс. 20:35).
4. Вәгазь синдә нинди хисләр уята?
4 Безнең гыйбадәт кылуыбызга лаек булган бердәнбер Аллаһыны данлаган хезмәттә катнашу — зур фатиха! Вәгазь безне ныгыта. «Яхшы хәбәрне вәгазь итүгә» тулысынча бирелгән кешеләргә хезмәт күп фатихалар китерә (Рәс. 20:24).