Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • km 7/09 3 б.
  • Йәһвәне көн саен данла

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Йәһвәне көн саен данла
  • Безнең изге хезмәтебез 2009
  • Охшаш мәкаләләр
  • Аллаһыбыз Йәһвәне данла!
    Йәһвә Аллаһыга җырлыйбыз
  • Данлыклы Йәһвәне мактыйк!
    «Йәһвәгә шатлык белән җырлагыз»
  • Яшьләр, Йәһвәне мактагыз!
    Күзәтү манарасы 2005 ел
  • «Йәһвәнең исемен мактагыз»
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
Безнең изге хезмәтебез 2009
km 7/09 3 б.

Йәһвәне көн саен данла

1. Аллаһының хезмәтчеләре нәрсә эшләргә тели, һәм ни өчен?

1 Давыт патша Йәһвәне «һәркөнне», һәм хәтта мәңге, данларга теләгәнен әйткән (Мәд. 144:2, 7, 21). Безнең дә Йәһвәне көн саен данлар өчен яхшы сәбәбебез бар (Мәд. 36:10; 144:14, 18; 2 Пет. 3:13).

2. Гаиләләр Йәһвәне көн саен ничек данлый ала?

2 Йәһвәне өйдә данла. Көндәлек шигырьне карап чыкканда, гаилә белән гыйбадәт кылу вакытында һәм җыелыш очрашуларына әзерләнгәндә тирән рухи темаларны карап чыгар өчен һәм андый сөйләшүләр алып барыр өчен безнең әдәбиятебез бар. Күп гаиләләр көненә бер тапкыр булса да бергә җыелып ашарга тырышалар. Бу ашыкмыйча, иркенләп сөйләшергә һәм Йәһвәне данларга мөмкинлек бирә. Әти белән әни башлаган андый иркен сөйләшүләр балаларны «Раббының үгет-нәсыйхәтләрен истә тотып, тәртипкә өйрәтергә» һәм тәрбияләргә бик ярдәм итә (Эфес. 6:4; Кан. 6:5—7).

3. Кардәшләребез белән булганда Йәһвәне данлар өчен нинди мөмкинлекләр бар?

3 Йәһвәне кардәшләрең белән данла. Вәгазьдә яки җыелыш очрашуларында безнең имандашларыбыз белән бергә Йәһвәне данларга бик яхшы мөмкинлегебез бар (Гыйб. сүз. 15:30; Флп. 4:8; Евр. 13:15). Без барыбыз да Йәһвәне яратабыз, шуңа күрә бер-беребез белән сөйләшкәндә Йәһвәнең яхшылыгы өчен чын күңелдән рәхмәтебезне белдерү авыр түгел (Мәд. 105:1).

4. Без Йәһвәне тагын ничек данлый алабыз?

4 Йәһвәне башка кешеләр белән сөйләшкәндә данла. Шартларыбыз аркасында вәгазьдә көн саен катнаша алмасак та, хезмәттәшләр, сыйныфташлар һәм тирә-яктагы башка кешеләр белән Йәһвә һәм аның ниятләре турында кыска сөйләшүләребез эчкерсез кешеләргә өмет бирә ала (Мәд. 26:14; 1 Пет. 3:15). Бер апа-кардәш самолетта очканда бер хатын-кызга вәгазьләгән. Бу хәбәр хатын-кызны шулкадәр юаткан һәм аңа көч өстәгән ки, ул хәтта апа-кардәшкә үз адресын һәм телефон номерын биргән, һәм алар яңадан сөйләшә алган. Дөнья хәле начарая барса да һәм авырлыклар күбәйсә дә, Йәһвә халкы тыңларга теләгән кешеләргә «иң яхшы нәрсәләр турында яхшы хәбәр» җиткерүен дәвам итә. Бу шул кешеләрдә өмет тудыра һәм аларны Йәһвәне данларга дәртләндерә (Ишаг. 52:7; Рим. 15:11).

5. Ни өчен без Йәһвәне данларга телибез, һәм бу нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин?

5 Көн саен данлаучы хезмәтчеләрен ишетү Йәһвәне бик сөендерәдер! Йәһвә барлыкка китергән бар нәрсә кебек, без дә өебездә, җыелышта һәм безнең белән бергә Йәһвәне әле данлый башламаган башка кешеләр белән сөйләшкәндә аны көн саен данлый алабыз (Мәд. 18:1— 5).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу