Син ничек җавап бирерсең?
1. Кешеләр сораулар биргәндә, ни өчен безгә Гайсә үрнәген тотарга кирәк?
1 Гайсәнең бирелгән сорауларга уңышлы җаваплары әле дә кешеләрне гаҗәпләндерә. Хезмәттә безгә кешеләр төрле сораулар биргәндә, безгә дә Гайсәдән үрнәк алырга кирәк (1 Пет. 2:21).
2. Сорауга яхшы җавап бирер өчен, нәрсә ярдәм итәргә мөмкин?
2 Башта тыңла. Гайсә кеше ни өчен сорау биргәне турында уйлаган. Кайвакыт кешенең чынлыкта нәрсә уйлаганын белер өчен сораулар бирергә кирәк. «Син Гайсәгә ышанасыңмы?» — дип сораган кеше чынлыкта синең Раштуаны бәйрәм итмәгәнең турында гаҗәпләнергә мөмкин. Бу кешене чынлыкта нәрсә кызыксындырганын аңласаң, син уңышлырак җавап бирә аласың (Лүк 10:25—37).
3. Изге Язмаларга нигезләнгән ачык җаваплар бирер өчен, безгә нәрсә ярдәм итәргә мөмкин?
3 Аллаһы Сүзен кулланып, җавап бир. Гадәттә җавапны Изге Язмалардан күрсәтү яхшырак (2 Тим. 3:16, 17; Евр. 4:12). «Изге Язма нигезендә сөйләшү» (рус) китабы һәм «Изге Язмаларга нигезләнеп сөйләшү өчен темалар» брошюрасы дөрес җаваплар бирергә ярдәм итәчәк. Сорау бирүче кеше Изге Язмаларны ышанычлы дип санамаса да, анда әйтелгән сүзләрне әдәпле итеп сөйләргә була. Кешене Изге Язмаларның тикшерелгән акыллылыгына игътибар итәргә дәртләндер. Гайсәдән үрнәк алсак, җавабыбыз, «ялтыравык көмеш савыттагы алтын алма кебек», тиешле, матур һәм кыйммәтле булачак (Гыйб. сүз. 25:11).
4. Кайчан һәр сорауга җавап бирмәсәк, яхшырак булыр?
4 Һәр сорауга җавап бирергә кирәкме? Сорауга җавапны белмәгәндә, оялмыйча: «Мин белмим, ләкин җавапны эзләп карармын һәм икенче килгәндә сезгә сөйләрмен»,— дип әйтеп була. Андый тыйнаклык һәм эчкерсез кызыксынуны күреп, кеше кабат килергә чакырырга мөмкин. Сорауны үзен дошманнарча тотучы һәм бәхәсләшергә теләүче кеше бирсә, Гайсә кебек, җавап бирмәсәң дә була (Лүк 20:1—8). Шулай ук хакыйкать белән эчкерсез кызыксынмаган кеше сине бәхәскә тартырга теләсә, сөйләшүне әдәпле итеп тәмамла һәм вакытыңны эчкерсез кешеләрне эзләр өчен куллан (Мат. 7:6).
5. Сорауларга җавап биргәндә, Гайсә нинди үрнәк калдырган?
5 Йәһвәнең «хакыйкать хакында шаһитлек бирү» йөкләмәсен үтәр өчен һәм эчкерсез сорауларга җавап бирер өчен, Аллаһыга таянырга мөһим икәнен Гайсә белгән (Яхъя 18:37). «Мәңгелек тормыш өчен сайлап алынганнарның» сорауларына җавап биргәндә, Гайсәдән үрнәк алу зур хөрмәт! (Рәс. 13:48).