Өйрәнүчеләребезгә «җаннарыбызны бирергә әзер»
1. Изге Язмаларны өйрәнүчегә ярдәм итәр өчен, нәрсә кирәк?
1 Изге Язмаларны өйрәнүчегә Аллаһыга багышланырга ярдәм итәр өчен, аның белән регуляр рәвештә Изге Язмалар өйрәнүен үткәрү генә җитәрлек түгел. Рәсүл Паул үзе өйрәткән кешеләре белән мөнәсәбәтләрен ана кешенең үзенең сабыйлары турында кайгыртуы белән чагыштырган. Без дә өйрәнүчеләребезгә рухи яктан үсәргә ярдәм итәр өчен, «җаннарыбызны» бирергә әзер (1 Тес. 2:7—9).
2. Ни өчен без эчкерсез кызыксыну күрсәтергә тиеш, һәм моны ничек эшләп була?
2 Эчкерсез кызыксын. Өйрәнүче үзенең алган белемнәрен тормышта куллана башлаганда, аның вөҗданы Изге Язмалардагы принциплар буенча яшәмәгән кешеләр белән якын дуслыгын өзәргә дәртләндерәчәк (1 Пет. 4:4). Аның гаиләсе дә аңардан баш тартырга мөмкин (Мат. 10:34—36). Без эчкерсез кызыксыну күрсәтеп, аңа эмоциональ бушлыкны тутырырга булыша алабыз. Бер тәҗрибәле миссионер болай киңәш итә: «Өйрәнүне тәмамлагач, тизрәк китәргә ашыкма. Мөмкин булса, бераз калып сөйләш». Өйрәнүчегә ярдәм кулы сузарга әзер бул. Мәсәлән, ул авырып китсә, аңа шалтыратып алырга яки килеп китәргә була. Очрашу вакытында аның белән бергә утырырга һәм, урынлы булса, балаларын карауда булышырга мөмкин.
3. Өйрәнүчебез җыелышта рухланып китсен өчен, без аңа ничек ярдәм итә алабыз?
3 Җыелышның ярдәме. Өйрәнүченең өе тирәсендә вәгазьләсәң, аны хезмәттәшләрең белән таныштырыр өчен, кыска вакытка гына кереп чыгып була. Мөмкин булганда, өйрәнүгә үзең белән төрле вәгазьчеләрне, шул исәптән өлкәннәрне дә чакыр. Шулай ук өйрәнү регуляр рәвештә үткәрелә башлагач, өйрәнүчене Патшалык Залындагы очрашуларга йөрергә дәртләндер. Җыелыштагылар белән аралашу аңа көч өстәр, һәм алар аның өчен рухи гаилә булып китәргә мөмкин (Марк 10:29, 30; Евр. 10:24, 25).
4. Тырышлыкларыбыз ничек фатихаланырга мөмкин?
4 Балаларына рухи яктан үсәргә армый-талмый булышкан ата-аналар, балалары Йәһвә ягына басканда һәм хакыйкатьтә йөргәндә, бик шатлана (3 Яхъя 4). Изге Язмаларны өйрәнүчеләребезгә җаннарыбызны бирергә әзер булып, без дә шундый ук шатлык кичерәчәкбез.