Мин вәгазьләргә сәләтлеме?
1. Ни өчен без вәгазьләргә сәләтле түгел дип уйламаска тиеш?
1 Үзеңә мондый сорау биргән булсаң, кайгырма! Вәгазьләргә сәләтле булу дөньяви белемгә яки тумыштан килгән гаҗәеп сәләтләргә бәйле түгел. Беренче гасырдагы кайбер шәкертләр турында «белемнәре дә булмаган... гап-гади кешеләр» дигәннәр. Әмма алар яхшы хәбәрне уңышлы вәгазьләгәннәр, чөнки Гайсә калдырган үрнәкне тотарга тәвәккәл булганнар (Рәс. 4:13; 1 Пет. 2:21).
2. Гайсә ничек өйрәткән?
2 Гайсә ничек өйрәткән? Ул гади итеп, бар кешеләр өчен файдалы һәм аңлаешлы итеп өйрәткән. Аның сораулары, мисаллары һәм катлаулы булмаган кереш сүзләре тыңлаучылар игътибарын җәлеп иткән (Мат. 6:26). Ул кешеләр белән эчкерсез кызыксынган (Мат. 14:14). Шулай ук Гайсә кешеләрне ышандырып һәм хакимлеге булган кеше кебек сөйләгән, чөнки ул шуны белгән: аңа бу йөкләмәне үтәргә Йәһвә кушкан һәм моның өчен кирәкле сәләтләр биргән (Лүк 4:18).
3. Йәһвә безгә хезмәтебезне башкарырга ничек ярдәм итә?
3 Безгә Йәһвә ярдәм итә. Без яхшы хәбәрне уңышлы вәгазьләсен өчен, Бөек Нәсыйхатьчебез үзенең Сүзе һәм оешмасы аша безне өйрәтә (Ишаг. 54:13). Йәһвә Гайсәнең өйрәтү ысуллары Изге Язмаларда калсын өчен көч куйган, шуңа күрә без аларны тикшереп Гайсә үрнәге буенча эш итә алабыз. Йәһвә безгә үзенең изге рухын бирә һәм җыелыш очрашулары аша өйрәтә (Яхъя 14:26). Өстәвенә, ул безгә тәҗрибәле вәгазьчеләр бирә һәм алар безгә уңышлырак вәгазьләргә булыша.
4. Ни өчен без үзебезне вәгазьләргә сәләтле дип саный алабыз?
4 Үзебезне вәгазьләргә сәләтле дип санарга күп сәбәпләр бар, чөнки «безнең сәләт Аллаһыдан килә» (2 Көр. 3:5). Йәһвәгә таянсак һәм аның ярату белән биргәннәрен куллансак, без «сәләтле һәм барлык яхшы эшкә әзер» булачакбыз (2 Тим. 3:16, 17).