Күзләреңне «яхшы» килеш саклыйсыңмы?
1. «Күзләреңне яхшы» килеш саклау нәрсәне аңлата?
1 Күзләребез күргән нәрсәләр эшләребезгә тәэсир итә. Гайсәнең: «Күзләрең яхшы булса, тәнең якты булыр»,— дигән сүзләре хак (Мат. 6:22). Күзләребезне рухи яктан «яхшы» килеш саклаганда, без аларны бер максатка гына — Аллаһының ихтыярын үтәүгә туплыйбыз. Без Патшалык эшләрен тормышыбызда беренче урынга куябыз һәм хезмәтебезгә комачаулый торган файдасыз матди әйберләргә яки эшләргә безне читкә алып китәргә бирмибез.
2. Безнең ихтыяҗларыбыз нәрсә аркасында үзгәрергә мөмкин, һәм безгә нәрсә ярдәм итәр?
2 Үзебезне тикшереп чыгарга мөһим. Башкаларда булган әйберләргә карап яисә реклама тәэсирендә безнең яңа ихтыяҗлар барлыкка килергә мөмкин. Безнең вакытыбызны, акчабызны яисә көчебезне урлый торган берәр нәрсә эшләр алдыннан яисә сатып алыр алдыннан, башта үзебезгә «Бу миңа Йәһвәгә хезмәтемә ярдәм итәрме яисә комачаулармы?» дигән сорау биреп, аларның «күпмегә төшәсен» санау яхшырак булыр иде (Лүк 14:28; Флп. 1:9—11). Күбрәк хезмәт итәр өчен, тормышыбызны тагын ничек гадиләштереп булганы турында вакыт-вакыт уйлану акыллы булыр иде (2 Көр. 13:5; Эфес. 5:10).
3. Үз тормышын гадиләштерә алган бер апа-кардәш үрнәгеннән без нәрсәгә өйрәнә алабыз?
3 Бер апа-кардәшнең, көненә берничә сәгать эшләгән булса да, үзенең ихтыяҗлары турында кайгыртыр өчен акчасы җитәр иде, ләкин ул, гомуми пионер булып хезмәт итә башлаганда, сигез сәгатьлек эшендә калган. Соңыннан ул шундый нәтиҗәгә килгән: «Беркем дә ике хуҗага хезмәт итә алмый. Үз ихтыяҗларым турында кайгыртыр өчен, миңа үз теләкләремне киметергә туры килде. Мин шуны аңладым: матди әйберләр искерә һәм аларның кызыгы бетә, шуңа күрә аларны алырга омтылып мин үз көчемне генә әрәм итәм». Ул үз тормышын гадиләштерә алган һәм пионер хезмәтен дәвам итәргә ярдәм иткән эш таба алган.
4. Ни өчен күзләребезне «яхшы» килеш саклау аеруча хәзер мөһим?
4 Без яшәгән көннәрдә күзләребезне «яхшы» килеш саклау аеруча мөһим. Һәрбер яңа көн безне бу дөнья төзелешенең ахырына һәм Аллаһының яңа дөньясына якынлаштыра (1 Көр. 7:29, 31). Вәгазь эшен беренче урынга куеп, без үзебезне һәм безне тыңлаган кешеләрне коткара алабыз (1 Тим. 4:16).