Мин җитәрлек хезмәт итәмме?
1. Тугры мәсихчеләрне нәрсә борчырга мөмкин?
1 Синең үзеңә шундый сорау биргәнең бармы? Синең вәгазь эшендә катнашуыңны төшенкелеккә китерә торган авырлыклар чикләргә мөмкин. Мәсәлән, олы яшь, начар сәламәтлек яисә гаиләдәге бурычлар. Өч баласы булган бер апа-кардәш үзен вакыт-вакыт гаепле итеп хис иткәнен язган, чөнки аңа вакытын һәм көчен гаиләсе турында кайгыртуга багышларга кирәк булган һәм бу аның вәгазьдә катнашуын чикләгән. Безгә бар нәрсәгә дөрес караш белән карарга нәрсә ярдәм итәчәк?
2. Йәһвә бездән нәрсә көтә?
2 Йәһвә бездән нәрсә көтә? Һичшиксез, без барыбыз да хезмәттә күбрәк катнашырга телибез. Ләкин еш кына эшләргә теләгәнебезне башкару һәм көчебездән килгәнне башкару арасында зур аерма бар. Күбрәк эшләргә теләгебез үз-үзебездән канәгать булмаганыбызны күрсәтә. Безгә шуны истә тотарга кирәк: Йәһвә мөмкинлекләребезнең чикле икәнен белә һәм без эшли алмаганны таләп итми (Мәд. 102:13, 14). Ул бездән нәрсә көтә? Ул безнең аңа чын күңелдән хезмәт итүебезне һәм аңа иң яхшысын бирүебезне тели (Көл. 3:23).
3. Хезмәтебезне башкарыр өчен куйган тырышлыкларыбызны ничек тикшереп була?
3 Көчебездән нәрсә килгәнен ничек билгеләргә? Без Йәһвәдән шартларыбызны бөтен яклап күрергә ярдәм ит дип сорый алабыз (Мәд. 25:2). Безне яхшы белгән һәм безгә үзгәрергә кирәкме икәнен әйтергә курыкмаган ышанычлы һәм рухи яктан җитлеккән дустыбыз шулай ук булыша ала (Гыйб. сүз. 27:9). Шунсын да истә тот: шартлар үзгәрә, шуңа күрә тормышыбызны вакыт-вакыт тикшереп чыгу файдалы булыр (Эфес. 5:10).
4. Хезмәтебез турында әйтелгән һәм Изге Язмаларга нигезләнгән искә төшерүләргә безгә ничек карарга кирәк?
4 Искә төшерүләргә ничек карарга? Йөгерешне күзәтеп торучылар еш кына йөгерүчеләрне дәртләндереп торалар. Алар моны йөгерүчеләрне хәлсезләндерер өчен түгел, ә максатка ирешергә ярдәм итәр өчен эшли. Шулай ук Изге Язмаларга нигезләнгән һәм җыелышларыбызда, шул исәптән басмаларыбызда бирелгән ашкынып «Аллаһы сүзен игълан ит» дигән дәртләндерүләр һәм искә төшерүләр безнең өчен файдалы, алар без бар көчебезне куймыйбыз дигәнне аңлатмый (2 Тим. 4:2). Без шуңа ышана алабыз: көчебездән килгәнне эшләр өчен тырышканда, Йәһвә хезмәтләребезне дә, мәхәббәтебезне дә онытмаячак (Евр. 6:10).