Игеннәр агарып уракка өлгергән
1. Нинди мөһим эш үзенең иң югары ноктасына җитеп бара?
1 Самарея хатынына шаһитлек биргәннән соң, Гайсә үз шәкертләренә болай дигән: «Әйбәтләп карагыз, игеннәр агарып уракка өлгергән инде» (Яхъя 4:35, 36). Рухи уңыш җыю эшенең иң кызу чагы булган, һәм Гайсә бу эш бөтен дөнья буенча үткәреләчәк дип алдан әйткән. Гайсә күктә булса да, уру эшендә ашкынып катнаша (Мат. 28:19, 20). Бу эш үзенең иң югары ноктасына җитеп барган саен, аның киңәеп барганын нәрсә күрсәтә?
2. Бөтендөнья уру эшенең киңәюе нәрсә аша күренә?
2 Бөтендөнья уру эше. 2009 хезмәт елы эчендә бөтен дөнья буенча вәгазьчеләрнең саны 3,2 процентка арткан. Вәгазь эше чикләнгән илләрдә вәгазьчеләрнең саны 14 процентка арткан. Ай саен үткәрелә торган Изге Язмалар өйрәнүләр саны үткән елга караганда ярты миллионга арткан һәм 7 619 000 нән күбрәк тәшкил иткән. Бу сан вәгазьчеләрнең иң югары саныннан арткан. Уру эше күп урыннарда кискен киңәйгәнгә күрә, Галаад мәктәбен тәмамлаган миссионерлар күбрәк кирәк. Чит телдә сөйләшүче территория күп илләрдә мул уңыш китерә. Шунсы ачык күренә: Йәһвә урак өсте вакытында бу эшне тизләтә (Ишаг. 60:22). Ә син үз «игеннәренә», ягъни территориягә уңай караш саклыйсыңмы?
3. Кайберәүләр үз территорияләрдәге уру эше турында нәрсә уйларга мөмкин?
3 Үз территорияңдәге уру эше. Кайберәүләр: «Минем территориям уңыш китерми»,— дип әйтергә мөмкин. Чыннан да, кайбер территорияләр башкаларга караганда уңышсыз дип әйтеп була яисә элеккеге кебек уңыш китерми. Шуңа күрә кайбер Йәһвә Шаһите территориядә уңыш урылган инде һәм аларга «калдыкны» гына җыярга туры килә дип уйлый. Әмма бу чыннан да шулаймы?
4. Без хезмәтебезгә карата нинди уңай караш үстерергә тиеш, һәм ни өчен?
4 Баштан ук ахырына кадәр уру эше — бу кызу эш вакыты. Бу эшнең ашыгыч икәнлеген Гайсә дә күрсәткән. Аның сүзләренә игътибар ит: «Урасы ашлык күп, ә уракчылар аз. Шуңа күрә ашлык Хуҗасына ялварыгыз: үз ашлыгын урырга эшчеләр җибәрсен» (Мат. 9:37, 38). Йәһвә, ашлык Хуҗасы буларак, кайчан һәм кая иген өлгерәчәге өчен җаваплы (Яхъя 6:44; 1 Көр. 3:6—8). Ә безгә нәрсә эшләргә? Изге Язмаларда мондый җавап китерелә: «Орлыгыңны иртән дә чәч, кулыңа ял бирмичә, кичен дә чәч» (Вәг. 11:4—6). Әйе, уру эше үзенең иң югары ноктасына җитеп барганга күрә, хәзер кулыбызга ял бирү вакыты түгел!
5. Безнең территориябез уңышсыз кебек күренгәндә, ни өчен безгә алда да ашкынып вәгазьләргә кирәк?
5 Уру эшендә алда да катнаш. Территориябез еш вәгазьләнгән булса да һәм андагы кешеләр ваемсыз кебек күренсә дә, безгә ашкынып һәм ашыгычлык хисе белән вәгазьләргә кирәк. Моның өчен безнең берничә сәбәбебез бар (2 Тим. 4:2). Дөньядагы чуалышлар аркасында кешеләр үзләренең карашларын үзгәртә һәм киләчәк турында җитдирәк уйлана башлый. Яшьләр үскән саен иминлекне һәм җан тынычлыгын эзли башларга мөмкин. Безнең нык калуыбыз да башкаларга яхшы яктан тәэсир итә. Әйе, яхшы хәбәрне элек кабул итмәгән кешеләр вакыт узу белән безне тыңлый башларга мөмкин. Хәтта белә торып яхшы хәбәрдән баш тарткан кешеләрне дә кисәтергә кирәк (Йәз. 2:4, 5; 3:19).
6. Территориябездә вәгазьләргә авыр булса, безгә ашкынучан булып калырга нәрсә ярдәм итәчәк?
6 Территориябездә вәгазьләргә авыр булса, безгә ашкынучан булып калырга нәрсә ярдәм итәчәк? Бәлки өйдән-өйгә вәгазьләүдән тыш, без хезмәтнең башка төрләрендә катнаша алабыз, мәсәлән кешеләр эшләгән җирдә я телефон аша хезмәт итә алабыз. Яисә тәкъдим итү юлларны яңартыр өчен, без кереш сүзләребезне үзгәртә алабыз. Без шулай ук үз графигыбызны үзгәртергә һәм кич белән яки кешеләр өйдә булган вакытта вәгазьләргә мөмкин. Моннан тыш без күбрәк кешеләргә яхшы хәбәрне җиткерер өчен, яңа тел өйрәнә алабыз. Хезмәтебезне киңәйтер өчен, бәлки, пионер хезмәтен башлап була. Я «уракчылар» аз булган җиргә күчеп була. Уру эшенә карата безнең уңай карашыбыз булса, без бар көчебезне куеп бу мөһим эштә катнашырга тырышырбыз.
7. Безгә тагын күпме вакыт уру эшендә катнашырга туры килер?
7 Игенчеләрнең урак урыр өчен вакытлары аз, шуңа күрә алар эш беткәнче ял итеп тормыйлар һәм эшне озакка сузмыйлар. Рухи уңыш җыю эшен шул ук ашыгычлык хисе белән башкарырга кирәк. Безгә тагын күпме вакыт уру эшендә катнашырга туры килер? «Дөнья беткәнгә тикле» һәм «ахырга» кадәр (Мат. 24:14; 28:20). Йәһвәнең иң бөек Хезмәтчесе кебек, без дә үзебезгә тапшырылган эшне төгәлләргә телибез (Яхъя 4:34; 17:14). Шуңа күрә, әйдәгез, хезмәтебезне ахырга тикле ашкынып, шатланып һәм уңай караш саклап алда да башкарыйк (Мат. 24:13). Уру эше әле бетмәгән!
[2 биттәге сүзләр]
Баштан ук ахырга кадәр уру эше — бу кызу эш вакыты