Кызганучан бул
1. Бүгенге көннәрдә кешеләр нәрсәгә аеруча мохтаҗ?
1 Бүгенге көннәрдә кешеләр кызгануга аеруча мохтаҗ. Начарланганнан-начарлана барган шартлар аркасында бөтен җир шары буенча кешеләр үзләрен бәхетсез хис итә, күңел төшенкелегенә бирелә һәм аларның өметләре өзелә. Миллионлаган кеше ярдәмгә мохтаҗ, һәм без, мәсихчеләр буларак, «якыннарыбызга» эчкерсез кызыксыну күрсәтә алабыз (Мат. 22:39; Гәл. 6:10). Ничек?
2. Кешеләрне кызгануыбызны күрсәтер өчен, иң яхшы юл нинди?
2 Йәһвәдән үрнәк ал. Аллаһы юанычның чын чыганагы һәм ул гына кешеләрне мәңгегә юатырга мөмкин (2 Көр. 1:3, 4). Йәһвә безне, аннан үрнәк алып, «шәфкатьле» булырга дәртләндерә һәм безгә үз «якыннарыбызга» Патшалык турындагы яхшы хәбәрне сөйләргә йөкләмә бирә (1 Пет. 3:8). Бу вәгазь эшендә көчебездән килгәнче катнашып, без көенгәннәрне юатырбыз, чөнки Аллаһы Патшалыгы — газаплары күп булган кешелекнең бердәнбер өмете (Ишаг. 61:1). Йәһвә үз хезмәтчеләрен кызгана, шуңа күрә тиздән явызлыкны юк итәчәк һәм гадел яңа дөнья урнаштырачак (2 Пет. 3:13).
3. Без Гайсәдән ничек үрнәк ала алабыз?
3 Гайсә кебек кешеләргә кара. Гайсә хәтта халык төркеменә вәгазьләгәндә дә, аерым кешеләргә игътибар иткән. Ул аларның һәрберсе рухи ярдәмгә мохтаҗ икәнен күргән. Алар көтүчеләре булмаган сарыклар кебек булган. Гайсәгә аның күргәннәре нык тәэсир иткән, шуңа күрә ул, сабырлык күрсәтеп, аларны күп нәрсәгә өйрәтә башлаган (Марк 6:34). Гайсә карашы белән кешеләргә карап, без аерым кешеләргә кызгану күрсәтербез. Безнең кызгануыбыз тавышыбызда ишетеләчәк һәм йөзебездән күренәчәк. Вәгазь эше тормышыбызның беренче урынында булыр, һәм без кешене кызыксындырган темаларга сөйләшербез (1 Көр. 9:19—23).
4. Ни өчен безгә кызгану сыйфатын көн саен үстерергә кирәк?
4 Бар халыклардан булган бихисап күп кеше Патшалык турындагы яхшы хәбәрне тыңлый. Андый кешеләргә үзләренә күрсәтелгән эчкерсез кызыксыну нык тәэсир итә. Кызгану сыйфатын көн саен үстерсәк, без кызганучан Аллаһыбызга, Йәһвәгә, хөрмәт күрсәтербез, һәм ул безне хуплаячак (Көл. 3:12).