Вәгазьләр өчен кереш сүзләр
Август аеның беренче шимбә көнендә Изге Язмаларны өйрәнүен башлау
«Безнең көннәрдә күпләр үз милләтен башка милләттән я өстенрәк, я түбәнрәк куя. Сез ничек уйлыйсыз, Аллаһы кешеләрне аларның милләтләренә карап аерамы? [Җавабын тыңла.] Бу фикергә игътибар итегез». «Мәгънәле тормыш. Ул мөмкинме?» дигән брошюраның 19 нчы битендә китерелгән беренче абзацны карап чык. Брошюраны тәкъдим ит һәм «Аллаһыга яраклы булыр өчен, нәрсә эшләргә кирәк?» дигән сорауны карап чыгар өчен, кабат килеп-китү турында сөйләш.
«Мәгънәле тормыш. Ул мөмкинме?» дигән брошюра. «Кеше гомере кыска һәм авыр булганга, күпләр „тормышның мәгънәсе бармы?“ дигән сорау бирә. Сезнең моның турыда уйлаганыгыз бармы? [Җавабын тыңла.] Изге Язмаларда тормыш һәрвакыт мәгънәсез булыр дип әйтелми [Ачылыш 21:4 не укы.]. Бу брошюрада Аллаһының җиргә карата нияте турында әйтелә. Анда шулай ук тормышыбыз инде хәзер мәгънәле булсын өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк икәне әйтелә».