Вәгазьләр өчен кереш сүзләр
Октябрь аеның беренче шимбә көнендә Изге Язмаларны өйрәнүен башлау
«Бу авыр көннәрдә һәрбер гаилә авырлыклар белән очраша. Сезнеңчә, гаиләбезне бәхетле итәр өчен кайдан җитәкчелек табарга?» [Җавабын тыңла.] «Дөнья белән кем идарә итә?» дигән брошюраны кешегә бир, аның 16 —17 нче битләрендә китерелгән бер өстәмә исем астындагы материалны карап чык һәм, ким дигәндә, бер шигырьне укы. Брошюраны тәкъдим ит, һәм анда китерелгән башка сорауга җавапны карап чыгар өчен кабат килеп-китү турында сөйләш.
«Дөнья белән кем идарә итә?» дигән брошюра.
Брошюраның тышына игътибар ит һәм болай дип әйт: «Сез бу сорауга ничек җавап бирер идегез? [Җавабын тыңла.] Карагыз, Изге Язмаларда моның турында нәрсә әйтелә. [1 Яхъя 5:19 ны укы.] Бу шигырьдә әйтелгәнчә, бу дөнья белән „иблис“ идарә итә. Ләкин кайдан Иблис килеп чыккан? Ул чыннан да бармы? Аллаһы аңа күпме вакыт идарә итәргә рөхсәт итәр? Изге Язмаларда моның турында нәрсә әйтелә икәнен сез бу брошюрадан белерсез».