Ике вак акча
Патшалык эшләре киләчәктә дәвам итсен өчен без нәрсә эшли алабыз? Мөһим юлларның берсе — бөтендөнья вәгазь эшенә иганәләр ярдәмендә булышлык күрсәтү. Әмма акчабыз күп булмаса, нәрсә эшләргә?
Бер тапкыр Гайсә бер фәкыйрь тол хатынның иганә савытларына ике вак акча салганын күргән. Бу хатынның Йәһвәгә карата яратуы аны «үзендә булганнарның барысын, яшәү өчен кирәк булганнарның бөтенесен» бирергә дәртләндергән (Марк 12:41—44). Гайсәнең моның турында әйтеп китүе бу хатынның иганәсе Аллаһы каршында бик кыйммәтле булганын күрсәтә. Беренче гасырдагы мәсихчеләр дә иганә бирүне хөрмәт дип санаган. Аларның ярлылары да, байлары да мөмкинлекләренә карап иганә биргән. Рәсүл Паул Македуниядәге мәсихчеләрнең мисалын китергән. Алар «бик фәкыйрь булсалар да... бүләк бирү хөрмәтенә ия булуларын... үтенеп сорадылар» (2 Көр. 8:1—4, ЯД).
Шуңа күрә, хәтта кечкенә иганәләр бирәбез икән, безгә шуны истә тотарга кирәк: «ике вак акча» да «зур акчага» әйләнергә мөмкин. Чын күңелдән бирү безнең күктәге юмарт Атабызны сөендерәчәк, чөнки «Аллаһы шатланып бирүчене ярата» (2 Көр. 9:7).