Басынкы булыгыз
1 Көтүче малай Йәһвәгә таянып бөек сугышчыны җиңә (1 Пат. 17:45—47). Бай кеше түземлек белән газаплар кичерә (Әюб 1:20—22; 2:9, 10). Аллаһы Улы өйрәтә алганы өчен үз Атасын данлый (Яхъя 7:15—18; 8:28). Һәрбер бу мисалларда басынкылык төп роль уйнаган. Бүгенге көннәрдә дә төрле булган очракларда басынкы булу мөһим (Көл. 3:12).
2 Вәгазьләгәндә. Мәсихчеләр буларак без яхшы хәбәрне барлык кешеләргә басынкылык күрсәтеп җиткерәбез. Без кешеләрнең расаларына, культураларына яки чыгышларына карап, аларны аермыйбыз (1 Көр. 9:22, 23). Кешеләр үзләрен безнең белән тупас тотса яки Патшалык хәбәрен масаеп кире какса, без аларга шундый ук җавап кайтармыйбыз. Киресенчә, түземлек белән лаек булганнарны эзләвебезне дәвам итәбез (Мат. 10:11, 14). Кешеләрнең игътибарларын безнең укымышлы булуыбызга яки булган белемнәребезгә түгел, ә Аллаһы Сүзенә юнәлтәбез, чөнки ул сүзләребездән ышанычлырак икәнен аңлыйбыз (1 Көр. 2:1—5; Евр. 4:12). Гайсәдән үрнәк алып без бөтен данны Йәһвәгә бирәбез (Марк 10:17, 18).
3 Җыелышта. Мәсихчеләр шулай ук бер-берсенә «карата басынкылык күрсәтергә» тиеш (1 Пет. 5:5). Башкаларны үзебезгә караганда өстен күрәбез икән, без аларның үзебезгә хезмәт итүләрен көтмичә, аларга хезмәт итәр өчен мөмкинлекләр эзлиячәкбез (Яхъя 13:12—17; Флп. 2:3, 4). Мәсәлән, без Патшалык Залында җыештыру кебек йөкләмәләр безгә кагылмый дип уйламаячакбыз.
4 Басынкы булуыбыз безгә бер-беребезгә «мәхәббәт күрсәтергә» һәм җыелышта тату вә бердәмлектә булырга ярдәм итә (Эфес. 4:1—3). Басынкылык җыелышта җитәкчелек итәргә билгеләнгән кардәшләргә буйсынучан булырга булыша (Евр. 13:17). Шулай ук бу сыйфат безне бирелгән киңәшләрне һәм шелтәне кабул итәргә дәртләндерә (Мәд. 140:5). Басынкы булсак, без җыелышта бирелгән йөкләмәләрне Йәһвәгә таянып үтәячәкбез (1 Пет. 4:11). Давыт кебек без шуны аңлыйбыз: уңыш кешеләрнең сәләтләреннән түгел, ә Аллаһының фатихасыннан тора (1 Пат. 17:37).
5 Аллаһыбыз каршында. Моннан тыш, безгә «Аллаһының кодрәтенә буйсынырга» кирәк (1 Пет. 5:6). Аеруча авырлыкларда без Патшалык алып киләчәк юанычны түземсезлек белән көтәбездер. Әмма Йәһвәнең үз вәгъдәләрен кирәкле вакытта үтәячәген көтеп, без басынкылык белән сабырлык күрсәтәбез (Ягък. 5:7—11). Сафлыкны саклаган Әюб өчен булган кебек, безнең өчен дә иң мөһиме — Йәһвә исеменең мөбарәк булуы (Әюб 1:21).
6 Данил пәйгамбәр «Аллаһы каршында үзен түбәнсеткән», шуңа күрә Аллаһы аны хуплаган һәм мул итеп фатихалаган (Дан. 10:11, 12). Әйдәгез, без дә, Данил кебек, басынкы булыйк, чөнки басынкы булу, «Раббыдан курку һәм Аны хөрмәт итүнең җимеше — байлык, хөрмәт һәм тормыш» (Гыйб. сүз. 22:4).