Кереш сүзләр
Ноябрь аеның беренче шимбә көнендә Изге Язмалар өйрәнүен башлау.
«Без кайбер күршеләр белән идарә итүче кешенең нинди сыйфатлары булырга тиеш икәне турында сөйләшкән идек. Ә сез нинди сыйфатны иң мөһим дип саныйсыз? [Җавабын тыңла. Урынлы булса, ризалаш.] Беләсезме, Изге Язмаларда кешелек белән идарә итәргә билгеләнгән җитәкче сурәтләнә? [Мәдхия 71:8, 12, 13 не укы.] Андый идарәче белән тормыш нинди булыр иде, ничек уйлыйсыз?» Җавабын тыңла һәм «Могҗизалар. Алар була аламы?» дигән брошюраның 17 нче битендәге дүртенче өстәмә исемнең материалын карап чык. Брошюраны тәкъдим ит һәм сөйләшүне дәвам итәр өчен очрашырга сөйләш.
«Могҗизалар. Алар була аламы?» дигән брошюра:
◼ «Мондый вакыйга турында [9—10 нчы битләрдәге рәсемне күрсәт] яңалыкларда сөйләсәләр, күпләр ышанып бетмәс иде. Шулай бит? [Җавабын тыңла. Аннары шул биттә китерелгән Ишагыйя 35:5 не укы.] Гайсә Мәсих башкарган могҗизаларның чыннан да булганын күрсәтүче дәлилләр бармы? Бу брошюрада, „Сез Изге Язмалардагы могҗизаларга ышана аласызмы?“ дигән мәкаләдә шул сорауга җавап бирелә».
◼«Хәзерге дөнья гаделсезлек белән тулы. Моның турында монда бик төгәл әйтелгән. [Вәгазьче 8:9б ны укы.] Күпләр уйлана башлый: Аллаһы чыннан да безнең турында кайгыртамы? [32 биттәге 1 нче абзацны укы.] Бу мәкаләдә Аллаһының ни өчен әлегә гаделсезлеккә юл куйганы аңлатыла».