Сораулар рамкасы
◼ Апа-кардәш ишек янында Изге Язмалар өйрәнүен үткәргәндә аның белән абый-кардәш булса, апа-кардәшкә үз башын капларга кирәкме?
Апа-кардәшнең алдан планлаштырылган һәм регуляр рәвештә үткәрелгән Изге Язмалар өйрәнүендә абый-кардәш булса, апа-кардәшкә башын капларга кирәк (1 Көр. 11:3—10). «Күзәтү манарасы» 2002 елның 15 июль санында (рус) болай әйтелгән булган: «Әгәр өйрәнү алдан планлаштырылган булса, аны үткәрүче җитәкче дип санала. Шул чакта өйрәнү җыелыш очрашуына тиң булып китә. Суга чумдырылган апа-кардәш Изге Язмалар өйрәнүен үткәргәндә аның белән суга чумдырылган абый-кардәш булса, апа-кардәш башын капларга тиеш». Апа-кардәш белән суга чумдырылмаган абый-кардәш булса да, аңа барыбер шулай эшләргә кирәк. Өйрәнү өйдә дә, ишек янында да һәм башка урында үткәрелсә дә, шул тәртип буенча эш итәргә кирәк.
Ишек янында үткәрелгән өйрәнү регуляр рәвештә үткәрелмәсә, апа-кардәшкә, хәтта аның белән абый-кардәш булса да, башын капларга кирәкми. Шулай ук кабат килеп китүнең максаты өйрәнү башлау булса һәм өйрәнү басмаларыбызга нигезләнеп фикер алышу булса, өйрәнү әле башланмаган, шуңа күрә апа-кардәшкә башын капламаска да була. Ишек янында өйрәнү үткәрер өчен, кешегә еш кына берничә тапкыр кабат килеп китәргә кирәк, шуңа күрә вәгазьчегә башын капларгамы, юкмы икәнен билгеләр өчен бар шартларны исәпкә алырга һәм акыл белән эш итәргә кирәк.