Вәгазь сыйфатын яхшыртабыз. Каршы сүзләргә җавап кайтарабыз
Ни өчен бу мөһим? Әйтик, син тиздән афәт киләчәген беләсең, ди. Шул афәттән сакланмаган кешеләр үләчәк. Син күршеңне кисәтергә барасың, әмма ул сүзеңне бүлә һәм вакыты юк дип әйтә. Әлбәттә, син һич тә бирешмәссең! Участогыбыздагы кайбер кешеләр дә яхшы хәбәребезне кире кага, чөнки аның кадерен аңлап бетерми. Бәлки, аларның буш вакытлары юктыр (Мат. 24:37—39). Ә, бәлки, алар имеш-мимешләргә ышанып безгә карата ялгыш карашта торадыр (Мат. 11:18, 19). Алар без начар «җимешле» башка диннәрдән бер дә аерылып тормыйбыз дип уйларга мөмкин (2 Пет. 2:1, 2). Андый кешеләр яхшы хәбәр белән кызыксынмаса да, кулларыбызны салынып төшермик.
Бу айда болай эшләп кара:
Каршы сүз әйткән кеше белән сөйләшкәннән соң, хезмәттәшең белән киңәшләш: андый очракта нинди җавап кайтарып булыр иде?