Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • km 3/14 7 б.
  • Иске саннардан файдалан

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Иске саннардан файдалан
  • Безнең изге хезмәтебез 2014
  • Охшаш мәкаләләр
  • Таратыр өчен иске журналларны я кешенең кызыксынуын уятырлык брошюраларны тәкъдим ит
    Безнең изге хезмәтебез 2011
Безнең изге хезмәтебез 2014
km 3/14 7 б.

Иске саннардан файдалан

Журналлар белән брошюраларның иске саннарын җыеп барсак яисә ташлап торсак, алардан бернинди дә файда булмас. Шуңа күрә безгә аларны таратырга тырышырга кирәк. Бер генә журнал я брошюра ярдәмендә кеше хакыйкатькә килергә һәм Йәһвә исемен ялварып чакыра башларга мөмкин (Рим. 10:13, 14). Иске саннар белән нәрсә эшләргә? Әйдәгез, берничә киңәшне карап чыгыйк.

  • Кайбер участокларда без сирәк вәгазьлибез. Андый участокларда вәгазьләгәндә, өйдә булмаган һәр кеше өчен бер журналны я бер брошюраны калдырып була. Әмма басма беркемнең игътибарын җәлеп итмәсен.

  • Җәмәгать урыннарында, мәсәлән, тукталышларда я вокзалларда вәгазьләгәндә, без транспортны көтеп торган кешеләрне очратабыз. Аларга журналларның я брошюраларның иске саннарын күрсәтеп: «Сезнең ниндиен укыйсыгыз килә?» — дип әйтеп була.

  • Картлар йортларында, хастаханәләрдә һәм җыелыш территориягездәге башка биналарда иске саннарны калдырып була. Әмма калдырып китәр алдыннан берәр җаваплы кешедән — ул булса — рөхсәт сорарга кирәк. Ләкин анда журналлар я брошюралар инде булса, бүтән калдырма.

  • Һәр кешегә кабат килеп китәр алдыннан: «Аны нәрсә кызыксындыра микән?» — дип уйлан. Ул гаиләле кешеме? Ул сәяхәт итәргә яратамы? Ул бакча утыртамы? Басмаларның иске саннарын карап чык һәм аңа кызык булачак мәкаләләрне табарга тырыш. Шуннан соң бу мәкаләләрне аңа күрсәт.

  • Кайбер кешеләргә без кат-кат килеп йөрсәк тә, алар өйдә юк. Әмма андый кешеләр берәр вакыт өйдә булса, аларга искерәк журналны я брошюраны калдырып кит, чөнки бу басманы алар күрми калган.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу