Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • km 5/14 3 б.
  • Сораулар рамкасы

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Сораулар рамкасы
  • Безнең изге хезмәтебез 2014
  • Охшаш мәкаләләр
  • Гаиләгез бәхетле була ала. (2 нче өлеш)
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
  • Ата-аналар, балагызның йөрәгенә Йәһвәгә карата ярату салыгыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2022 ел
  • Гаиләгезнең рухилыгын ныгытыгыз
    Күзәтү манарасы 2001 ел
  • Сайтыбызны кулланып, балагызны өйрәтегез
    Безнең изге хезмәтебез 2013
Күбрәк карарга
Безнең изге хезмәтебез 2014
km 5/14 3 б.

Сораулар рамкасы

◼ Рухи яктан үсәр өчен, балаларга нинди белем алу мөһим?

Мәсихче әти-әниләр балаларын бар көчләрен куеп «Йәһвә кушканча тәрбияләп үстерергә һәм үгетләп акылга өйрәтергә» тырыша (Эфес. 6:4). Мәсәлән, әти-әниләр балалары белән бергә һәр иртә көндәлек шигырьне карап чыгудан зур файда таба. Гаилә белән гыйбадәт кылганда я башка вакытта алар балалары белән берәр фильм карый ала, «Яшьләрнең сораулары» дигән рубрикадагы берәр мәкаләдән кайбер фикерләр карап чыга ала, Изге Язмалардан өзекләрне я төрле ситуацияләрне сәхнәләштерә ала. Ләкин балалары җитлеккәнлеккә ирешсен өчен, әти-әниләренә аларны Изге Язмалардагы тирән тәгълиматларга өйрәтергә кирәк (Евр. 6:1).

Вәгазьдә без кешеләрне нәрсәгә өйрәтәбез? Кешегә беренче тапкыр я кабат килгәндә, без аның белән тиешле басма ярдәмендә Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышабыз. Шул басманы тәмамлагач, без «Аллаһы мәхәббәтендә калыгыз» дигән китапка күчәбез. Ни өчен? Чөнки беренче басмадан кеше Изге Язмаларның төп тәгълиматлары белән таныша, ә «Аллаһы мәхәббәте» дигән китап ярдәмендә ул Изге Язмалардагы принципларны тормышта кулланырга өйрәнә. Бу ике басманы өйрәнү яңаларга Мәсихтә «тамырланырга» һәм «иманда тотрыклы булырга» булыша (Көл. 2:6, 7). Ә балаларыбызга бу басмалар файда китерә аламы? Алар да йолым һәм Патшалык турында белергә тиеш. Моннан тыш, балаларга үлгәч кеше белән нәрсә була, ни өчен Аллаһы газапларга юл куя һәм бу дөньяның соңгы көннәрен нинди билге аша танып була икәнен белергә кирәк. Аларга үзләренә Йәһвә Шаһитләренең хакыйкатькә өйрәткәненә инанырга кирәк. Өстәвенә, яшьләргә Изге Язмалардагы принципларны аңлау һәм сизгерлекләрен өйрәтү мөһим (Евр. 5:14). Әти-әниләргә үз балаларын яшенә һәм аңлау сәләтенә карап өйрәтергә кирәк. Әмма алар шуны истә тотсын: күп кенә балалар әле кечкенә булганда Изге Язмаларның тирән тәгълиматларына төшенә ала (Лүк 2:42, 46, 47).

Әти-әниләргә ярдәм итәр өчен, тугры хезмәтче Изге Язмаларны өйрәнү өчен басмага нигезләнгән өйрәтү материалларын jw.org сайтында әзерли. Соңрак «Аллаһы мәхәббәте» дигән китапка нигезләнгән материаллар да әзерләнәчәк. Андый басмаларны монитордан карап кына түгел, ә кәгазьдән карап та кулланып була. Әти-әниләр һәр баласы белән аерым өйрәнгәндә я баласын шәхси өйрәнү үткәрергә өйрәткәндә, андый материалларны Гаилә белән гыйбадәт кылу кичләрендә карап чыгаргамы, юкмы икәнен үзе сайлый.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу