Кереш сүзләр
Июль аеның беренче шимбә көнендә Изге Язмалар өйрәнүен башлау
«Сезнеңчә, Аллаһының безнең догаларыбызны тыңлыйсы киләме?» Җавабын тыңла. «Ни өчен яхшы кешеләр газап чигә?» дигән брошюраның соңгы битен күрсәт. Беренче сорау астындагы мәгълүматны һәм китерелгән шигырьләрнең ким дигәндә берсен бергә карап чыгыгыз. Брошюраны тәкъдим ит һәм кабат килеп китү турында сөйләш.
«Ни өчен яхшы кешеләр газап чигә?» дигән брошюра
«Сез ничек уйлыйсыз, әгәр Аллаһы Чиксез Кодрәт Иясе икән, дөньяда булган бар явызлык өчен ул җаваплымы? [Җавабын тыңла. Шуннан соң Ягъкуб 1:13 укы.] Бу брошюрада ни өчен бүген явызлык бар икәне аңлатыла. Анда шулай ук Аллаһының явызлыкны һәм газапларны юк итәр өчен нәрсә башкарачагы турында әйтелә».