Патшалык турындагы хәбәрне йөз ел тараталар!
1. Йәһвә халкын якынча йөз элек нәрсә эшләргә этәргәннәр?
1 Якынча йөз ел элек кардәш Рутерфорд дәртләндергеч сүзләр әйткән: «Менә, Патша хакимлек итә! Сез — аның хәбәрчеләре. Шуңа күрә Патшаны һәм аның патшалыгын игълан итегез, игълан итегез, игълан итегез»,— дигән. Аның сүзләре Йәһвә халкын Патшалык турындагы хәбәрне бөтен җирдә вәгазьләргә этәргән. Без дә аның сүзләре буенча эш итәбез. Беренче мәсихчеләр Патшалык турындагы яхшы хәбәрне «күк астындагы һәр кешегә» вәгазьләгән кебек, без дә бар кешеләргә вәгазьлибез (Көл. 1:23). Үткән гасыр вакыйгаларына борылып карап, Аллаһы Патшалыгын игълан итүебез турында нинди нәтиҗә ясап була? Патшалык урнашуының 100 еллык юбилее якынлашуын исәпкә алсак, без аны игълан итүебезне дәвам итәр өчен нәрсә эшли алабыз?
2. Безнең әдәбиятыбыз Аллаһы Патшалыгын ничек игълан итә?
2 Үткәннәргә борылып карау. Безнең әдәбиятыбыз дистәләгән еллар Аллаһы Патшалыгын игълан итә. 1939 елдан бирле безнең төп журналыбыз «Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә» дигән исем йөртә. Бу журналда еш кына Патшалык турында һәм аның китерәчәк фатихалары турында әйтелә. «Уяныгыз!» дигән журналда да Аллаһы Патшалыгына басым ясала һәм ул кешелекнең бердәнбер өмете дип әйтелә. Бу ике журнал иң күп телләргә тәрҗемә ителә һәм иң күп данә белән чыга! Моңа гаҗәпләнәсе юк (Ачыл. 14:6).
3. Патшалыкны вәгазьләү өчен без нинди алымнар кулландык?
3 Йәһвә халкы төрле алымнар кулланып Патшалыкны игълан иткән. Башта без рупор белән җиһазландырылган машиналар, радиотапшырулар һәм йөртергә уңайлы фонографлар кулландык. Ул вакытта Патшалыкны вәгазьләүчеләр саны зур булмаган, әмма андый алымнар ярдәмендә без күп кенә кешеләргә вәгазьли алдык (Мәд. 18:5). Соңгы елларда без jw.org дигән сайт ярдәмендә вәгазьлибез. Нәтиҗәдә, Аллаһы Патшалыгы турындагы хәбәрне миллионлаган кеше, шул исәптән эшчәнлегебез тыелган илләрдә яшәүчеләр ишетә алды.
4. Хезмәтнең махсус төрләре турында әйткәндә, без ниндиләрдә катнаштык?
4 Патшалыкны игълан итәр өчен, Йәһвә халкы хезмәтнең махсус төрләрендә катнашкан. Мәсәлән, 1990 еллар урталарында без өйдән-өйгә вәгазьләүдән тыш паркларда, машиналар кую урыннарында һәм эш урыннарында вәгазьли башладык. Күптән түгел генә без бөтен җир буенча зур шәһәрләрнең җәмәгать урыннарында вәгазьли башладык. Моннан тыш, күп вәгазьчеләр үз территорияләрендә халык белән шыгрым тулы урыннарда урнашкан өстәлләр кулланып вәгазьли. Шулай да безнең төп вәгазьләү алымыбыз — өйдән-өйгә вәгазьләү (Рәс. 20:20).
5. Яңа хезмәт елында нинди мөмкинлекләр ачылыр?
5 Киләчәккә карау. Яңа хезмәт елның башында — сентябрь аенда — күпләр гомуми пионер хезмәтен башлар. Син дә аларга кушыла алмыйсыңмы? Алмасаң, вакыт-вакыт ярдәмче пионер булып хезмәт итә алмыйсыңмы? Ничек кенә булмасын, Йәһвә һәрхәлдә Патшалыкны вәгазьләү өчен куйган тырышлыкларыңны фатихалар (Мал. 3:10).
6. Ни өчен 2014 елның октябре истәлекле ай булыр?
6 2014 елның октябрендә Патшалыкның урнашуына 100 ел туачак. Шуңа күрә шушы айдагы таратыр өчен брошюра Аллаһы Патшалыгына багышланачак. Аны мөмкин кадәр күп кешеләргә тәкъдим итәргә тырыш. Киләчәккә карап, әйдәгез, «Аллаһы Патшалыгы... турында яхшы хәбәрне» тыңларга теләүчеләргә игълан итеп торыйк (Рәс. 8:12).