Пәйгамбәрләрдән үрнәк алыгыз. Наум
1. Наум китабыннан без нинди сабак алабыз?
1 Борынгы Нинәвәнең җимерекләре — Йәһвәнең үз дошманнарыннан үч алуына һәм үз иң явыз дошманнарын юк итә алуына дәлил. Моның турында Наум пәйгамбәрлек иткән булган (Наум 1:2, 6). Аның пәйгамбәрлеген карап чыгып, без үз хезмәтебез өчен күп сабаклар алырбыз.
2. Изге Язмалардагы хәбәрнең уңай якларын күрсәтеп ничек вәгазьләргә?
2 Өмет белән юанычны уртаклаш. Бер караштан Наум китабында борынгы Ассириянең горур каласының — Нинәвәнең җимерелүе турындагы хәвефле хәбәр генә язылган кебек тоелырга мөмкин (Наум 1:1; 3:7). Әмма бу алай түгел. Ул хәбәр Йәһвә халкы өчен сөенечле хәбәр булган. Наум (аның исеме «юатучы» дигән мәгънә аңлата) үз якташларын дошманнарның тиздән юк ителәчәгенә ышандырган. Ул аларга Йәһвәнең «бәла-каза килгән көндә нык таяныч» булуын искә төшереп торган (Наум 1:7). Без дә вәгазьләгәндә, кешеләр белән яхшы хәбәрне уртаклашабыз һәм аларны Йәһвәдә таяныч эзләргә чакырабыз (Наум 1:15).
3. Наумнан үрнәк алып, без мисалларны ничек куллана алабыз?
3 Мисаллар китер. Йәһвә тарафыннан рухландырылып, Наум үз китабында Нинәвәнең җимерелүен Мисырның Фивы (Но-Амон) дигән шәһәренең җимерелүе белән чагыштырган. Ул шәһәрне нинәвәлеләр үзләре җимергән булган (Наум 3:8—10). Кешеләргә явыз дөнья төзелешенең ахыры турында сөйләгәндә, Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләргә игътибар итеп була. Ул пәйгамбәрлекләр Йәһвәнең үз сүзен ваклыкларга кадәр үтәгәнен дәлилли. Мәсәлән, б. э. к. 632 елда бабыллылар һәм мидиялеләр Нинәвә шәһәренә һөҗүм иткәч, Тигр елгасы яңгыр коеп яуганга ярларыннан чыккан, ә шәһәрнең какшамас стенасы җимерелгән. Нинәвәне тиз яулап алганнар, ә Йәһвә нәкъ моны пәйгамбәрлек иткән булган (Наум 1:8; 2:6).
4. Хезмәттә аңлаешлы һәм ачык итеп ничек сөйләргә?
4 Аңлаешлы һәм ачык сөйлә. Наум китабының язма стиле тәэсирле һәм ачык чагылышлы. Пәйгамбәр төп фикерләрне ачык итеп биргән (Наум 1:14; 3:1). Безнең дә аңлаешлы сөйлисебез килә (1 Көр. 14:9). Кешегә беренче тапкыр килгәч, үзеңнең килү максатыңны турыдан-туры әйт. Кызыксынучылар белән Изге Язмаларны өйрәнгәндә, алар Йәһвәгә һәм аның Сүзенә ышанычларын ныгытсын өчен һәм анда язылганнарны үз тормышларында куллана белсен өчен тырышлыклар куй (Рим. 10:14).
5. Наум пәйгамбәрлеге безне нәрсәгә ышандыра?
5 Наум китабыннан пәйгамбәрнең Йәһвә сүзенең һичшиксез үтәләчәгенә ышанычы чагыла. Шайтанның дөнья төзелешенең ахыры якынлашса да, без Аллаһының: «Афәт инде кабатланмаячак»,— дигән вәгъдәсеннән юаныч табабыз (Наум 1:9).