«Бу сүзләр үз йөрәгеңдә булсын»
Әти-әниләр көтүчеләр шикелле. Аларга үз балалары турында яхшы кайгыртырга кирәк, чөнки балалары юлдан тайпылып яклаусыз калырга мөмкин (Гыйб. сүз. 27:23). Ата-аналар бу рольне ничек үти ала? Аларга балаларның күңелендәге уй-ниятләрен аңларга кирәк. Моның өчен ата-аналарга алар белән аралашыр өчен көн саен вакыт бүлеп кую мөһим (Гыйб. сүз. 20:5). Шуннан тыш ата-аналарга үз балаларының иманнарын ныгытыр өчен утка чыдамлы материаллардан төзергә кирәк (1 Көр. 3:10—15). Регуляр рәвештә үткәрелә торган гаилә белән гыйбадәт кылу бу яктан зур ярдәм булып тора, шуңа күрә бөтен гаилә белән «Бу сүзләр үз йөрәгеңдә булсын» дигән фильмны карау һәм киләсе сораулар турында фикер алышу яхшы булыр иде.
1) Роуман гаиләсендә рухи нәрсәләр ничек икенче урынга күчкән? 2) Ни өчен Роуман кардәшнең гаилә белән гыйбадәт кылуны торгызуы башта уңышсыз булган? 3) Балаларны тәрбияләүдә иң яхшы рухи формула нинди? (Кан. 6:6, 7) 4) Гаиләдәге аралашуны ничек яхшыртып була? 5) Балаларга әти-әниләренең чыннан да нинди корбаннары кирәк? 6) Берроу гаиләсе Роуман гаиләсенә яхшы яктан ничек тәэсир иткән? (Гыйб. сүз. 27:17) 7) Гаилә башы гаилә белән гыйбәдәт кылу үз максатына ирешсен өчен ничек әзерләнергә тиеш? 8) Роуман кардәш гаиләсен ныгытыр өчен нинди үзгәрешләр ясаган? 9) Ни өчен гаилә белән гыйбадәт кылуны үткәрүдә эзлеклелек мөһим? (Эфес. 6:4) 10) Гаилә белән гыйбадәт кылуны ничек кызыклы итәргә? 11) Роуман кардәш Маркуска тыныч тавыш белән, әмма шул ук вакыт әти буларак үз хакимлеген кулланып дөрес эшләүнең мөһимлеген ничек итеп аңлаткан? (Ирм. 17:9) 12) Әти-әнисе Ребеккага Джастин белән дуслык турында дөрес карар кабул итәргә ничек булышкан? (Марк 12:30; 2 Тим. 2:22) 13) Роуман гаиләсе үз тормышларын үзгәртеп иманнарын ничек күрсәткән? (Мат. 6:33) 14) Бу фильм гаилә башларына үз якыннары турында рухи яктан кайгыртыр өчен никадәр мөһим икәнен ничек күрсәтә? (1 Тим. 5:8) 15) Син гаилә башы буларак нәрсә эшләргә тәвәккәл?
ГАИЛӘ БАШЛАРЫ ӨЧЕН КИҢӘШЛӘР. Бу фильм 2011 елда региональ конгресста күрсәтелде. Шунда син гаилә белән гыйбадәт кылуыгызны яхшыртырга кирәк икәненә игътибар иттеңме? Ә хәзер? Кирәк булса дога кыл һәм үзгәрешләр яса. Бу гаиләңә мәңге файда булсын өчен кирәк (Эфес. 5:15—17).