Вәгазь сыйфатын яхшыртабыз. Өйрәнүчегә басмаларны өйрәнү гадәтен үстерергә булышабыз
Ни өчен бу мөһим? Рухи җитлеккәнлеккә ирешер өчен, Изге Язмаларны өйрәнүчегә үз акылын һәм йөрәгән Аллаһы Сүзендәге төп тәгълиматлар белән тукландыру гына әз (Евр. 5:12—6:1). Өйрәнү тырышлыклар таләп итә. Моның өчен яңа белемне инде белгәннәр белән бәйләргә һәм бу белемне ничек кулланып булганын күрергә кирәк (Гыйб. сүз. 2:1—6). Өйрәнүчеләр, үзләре тикшерүләр үткәрергә өйрәнсә, рухи сорауларга җавапны басмаларыбыз ярдәмендә таба белер. Белгәннәрен кулланырга тырышсалар, мәсихче юлларында авырлыкларга очраганда нык булып калырлар (Лүк 6:47, 48).
Бу айда болай эшләп кара:
Өйрәнү өчен планны тәмамлаганда, өйрәнүчеңне нәрсәгә өйрәнгәнен кыскача, бәлки, берничә җөмлә белән сөйләргә куш. Өйрәнүең булмаса, үзең болай эш ит: Изге Язмалардан берәр өзекне я өйрәнү өчен мәкаләдән абзацны укып чыккач, аны кыскача, бәлки, берничә җөмлә белән кабатла. Шулай эш итү сиңа укыганнарыңны яхшырак аңларга ярдәм итәр.