Йөрәккә үтеп керерлек итеп өйрәт
1. Гайсәнең өйрәтүләре кешеләрнең йөрәкләренә ничек тәэсир иткән?
1 Гайсә Мәсих кешеләрнең йөрәкләренә үтеп керерлек итеп өйрәткән. Бер очрактан күренгәнчә, ул Язмаларның мәгънәсен ачык аңлаткач, шәкертләренең күңелләре «күтәрелеп киткән» (Лүк 24:32). Аллаһыга тыңлаучан булу күңелдән чыга. Шунлыктан кешеләрне өйрәткәндә аларның хисләренә тәэсир итәр өчен һәм шулай итеп тормышларын үзгәртергә этәрер өчен, без нәрсә эшли алабыз? (Рим. 6:17)
2. Кешенең йөрәгенә үтеп керерлек итеп өйрәтергә теләсәк, ни өчен әдәпле булу һәм акыл белән эш итү мөһим?
2 Әдәпле бул һәм акыл белән эш ит. Берәрсенә моны эшлә, тегене эшләмә дисәң, ул, бәлки, без әйткәнчә эшләмәстер. Ә әгәр дә без аның дини карашларының ялгыш булуын шигырьләр өстенә шигырьләр китереп дәлилләсәк, аның, бәлки, безне бөтенләй тыңлыйсы килмәстер. Кешенең берәр нәрсәне эшләвен теләсәк, безгә ике нәрсәне аңлау мөһим: ни өчен ул теге я бу дини карашларга ышана һәм ни өчен ул тегеләй я болай эш итә. Җентекләп уйланылган әдәпле сораулар биреп кешенең фикерен белергә тырышсак, ул күңелендәгесен ачып бирер (Гыйб. сүз. 20:5). Шул чакта гына Аллаһы Сүзеннән туры килгән шигырьләрне сайлап алу урынлы булыр, алар кешегә зур йогынты ясар. Шуңа күрә кешенең хәлләрен сорашыйк һәм түземле булыйк (Гыйб. сүз. 25:15). Шуны истә тотыйк: кемдер рухи яктан тиз үсә, ә башка кеше — акрын. Йәһвәнең изге рухы кешенең фикер йөртү рәвешенә һәм эшләренә тэәсир итә башласын өчен күпмедер вакыт узарга тиеш. Шуңа күрә ашыкмыйк (Марк 4:26—29).
3. Өйрәнүчебезгә уңайлы сыйфатлар үстерергә ничек булышырга?
3 Кешегә уңайлы сыйфатлар үстерергә булыш. Изге Язмаларның кайбер өзекләрендә Йәһвәнең игелегенә һәм яратуына игътибар ителә, андый өзекләрне кулланып өйрәнүчебезгә уңайлы сыйфатлар үстерергә булышыйк. Мәсәлән, Зәбур 138:1—4 яки Лүк 12:6, 7 укып Аллаһының һәрбер кешене кайгыртканына басым яса. Кеше Йәһвәнең юмарт игелеген чын күңелдән кадерли башласа, аның Аллаһыны яратуы һәм тугрылыгы ныгыр (Рим. 5:6—8; 1 Яхъя 4:19). Моннан тыш, өйрәнүчебез Йәһвәне шатландыра һәм ачуландыра алганы турында белсә, үз тәртибе белән Аллаһының күңелен табарга һәм аңа дан китерергә тырышыр (Зәб. 77:40, 41; Гыйб. сүз. 23:15).
4. Кешеләрне өйрәткәндә, аларның ихтыяр иреген ихтирам итүебез нәрсәдән күренер?
4 Йәһвә бер кемне дә үз әмерләренә буйсынырга мәҗбүр итми. Киресенчә, ул ни өчен аны тыңлау акыллы икәнен аңлата (Ишаг. 48:17, 18). Кешегә үзенә нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирәбез икән, без Йәһвәдән үрнәк алабыз дип әйтеп була. Кеше үзе үзгәрешләр ясарга кирәклеген аңлагач кына, хакыйкать юлына ике аягы белән басаячак (Рим. 12:2). Моннан тыш, ул Йәһвәгә — «кешеләрнең күңел сафлыкларын» сынаучыга — тагы да якынлашачак (Гыйб. сүз. 17:3).