АЛЛАһЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | ЕЗРА 6—10
Йәһвә үзенә чын күңелдән хезмәт итүне тели
Езра Иерусалимга кайтырга әзерләнә
Иерусалимга кайтып, анда Йәһвәгә гыйбадәт кылуга булышлык күрсәтер өчен, Езра Артаксеркс патшадан рөхсәт ала
Патша Езрага Йәһвәнең йорты өчен «сораган һәрбер нәрсәсен» бирә: алтын, көмеш, бодай, шәраб, май һәм тоз. Боларның бәясе бүгенге акчага күчергәндә 100 000 000 доллардан күбрәк
Езра Йәһвә үз хезмәтчеләрен яклаячак дип ышана
Иерусалимга кайту юлы авыр булачак дип көтелә
1 600 километрга кадәр сузыла алган юл куркыныч җирләр аша үтә
Юл якынча 4 айлык була
Кайтучыларга нык иман, хак гыйбадәт кылуга ашкыну һәм кыюлык кирәк була
ЕЗРА ЮЛГА АЛГАН...
алтын һәм көмешнең авырлыгы 750 таланттан артык яки якынча 3 Африка филе авырлыгына тиң булган!
КАЙТУЧЫЛАРГА ЯНАГАН АВЫРЛЫКЛАР:
юлбасарлар, чүл, куркыныч кыргый табигать