АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | ӘЮП 38—42
Йәһвәгә башкалар хакында догаларыбыз ошый
Йәһвә Әюп үз иптәшләре Илифаз, Билдад һәм Сәфәр өчен дога кылыр дип көткән
Йәһвә Илифазга, Билдадка һәм Сәфәргә Әюп янына барып, яндыру корбаны китерергә кушкан
Йәһвә Әюп алар өчен дога кылыр дип көткән
Әюп алар турында дога кылгач, фатихалар алган
Йәһвә Әюпне иманы һәм чыдамлылыгы өчен мул фатихалаган
Йәһвә Әюпкә яхшы сәламәтлек кайтарып, аны бөтен кайгы-хәсрәтеннән азат иткән
Дуслары һәм туганнары Әюпне кичергән бөтен газапларыннан соң юаткан
Йәһвә Әюпнең бар милкен торгызып, аңа югалтканына караганда ике мәртәбә күбрәк мал-мөлкәт биргән
Әюпнең һәм аның хатынының тагын 10 баласы туган
Әюп тагын 140 ел яшәгән һәм дүрт буынга кадәр үзенең балалары белән оныкларын күргән