АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | ИШАГЫЯ 11—16
Җир Йәһвә турындагы белем белән тулыр
Бу пәйгамбәрлек исраиллеләрдә ничек үтәлгән?
Исраиллеләргә Бабыл әсирлегеннән туган җирләренә кайтканда да, яңадан торгызылган илләрендә дә ерткычлардан һәм ерткыч сыман кешеләрдән куркырга кирәк булмаган (Ез 8:21, 22)
Бу пәйгамбәрлек бүгенге көннәрдә ничек үтәлә?
Йәһвә турындагы белем кеше сыйфатларын үзгәртә. Элек мәрхәмәтсез кешеләр тыныч холыклы булып китә. Йәһвә турындагы белем бөтен дөньяда рухи оҗмах булдыра
Бу пәйгамбәрлек киләчәктә ничек үтәләчәк?
Аллаһының беренче нияте буенча, бөтен җир хәвефсез, тыныч оҗмахка әйләнәчәк. Кешеләрдән дә, хайваннардан да куркырга кирәк булмас