Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • wp20 № 3 11 б.
  • Тыңлаучан кешеләр өчен фатихалар

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Тыңлаучан кешеләр өчен фатихалар
  • Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2020 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • 1. АЛЛАҺЫНЫ ТЫҢЛАУ ЗИРӘК ИТӘ
  • 2. АЛЛАҺЫНЫ ТЫҢЛАУ БӘХЕТЛЕ ИТӘ
  • Син Аллаһы белән мәңге дус була аласың
    Аллаһы мәхәббәтендә калыйк
  • Аллаһыны яратканыңны ничек күрсәтә аласың?
    Аллаһы мәхәббәтендә калыгыз
  • Сез «буйсынырга әзерме»?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2023 ел
  • «Мин Аллаһы урынында түгел бит!»
    Күзәтү манарасы 2015 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2020 ел
wp20 № 3 11 б.
Гаилә күңелле итеп вакыт үткәрә. Әнисе кызларының берсе белән бергә кухняда ашарга әзерли. Әтисе икенче кызы белән бергә бүлмәдә фотоальбом карый.

Аллаһы әмерләрен үтәп, чын бәхеткә ирешеп була

Тыңлаучан кешеләр өчен фатихалар

Муса пәйгамбәр әйткәнчә, Аллаһы әмерләрен үтәсәк, без аның фатихаларын күрербез (Канун 10:13; 11:27). Ни өчен без Аллаһыны тыңлыйбыз? Аның җәзасыннан курыккангамы? Юк. Аллаһының искиткеч сыйфатлары бездә аңа карата ярату тудыра. Шуңа күрә без аңа буйсынабыз һәм аны рәнҗетергә теләмибез. «Аллаһыны ярату — аның әмерләрен үтәү» (1 Яхъя 5:3).

Әмма Аллаһыны тыңлау нинди фатихалар китерә? Әйдәгез, ике якны карап чыгыйк.

1. АЛЛАҺЫНЫ ТЫҢЛАУ ЗИРӘК ИТӘ

«Мин, Йәһвә, синең Аллаһың, мин — сине үзеңнең файдаңа өйрәтүче, син барырга тиешле юлдан алып баручы Аллаһы» (ИШАГЫЯ 48:17).

Йәһвә Аллаһы, Барлыкка Китерүчебез буларак, безне яхшы белә һәм безгә тиешле җитәкчелек бирә. Дөрес карарлар кабул итәр өчен, безгә Изге Язмалардан Аллаһының әмерләре турында белергә һәм бу белемнәрне тормышыбызда кулланырга кирәк.

2. АЛЛАҺЫНЫ ТЫҢЛАУ БӘХЕТЛЕ ИТӘ

«Аллаһы сүзен тыңлап, аны үтәүчеләр бәхетле!» (ЛҮК 11:28)

Бүген миллионлаган кеше, Аллаһы Сүзе буенча яшәп, чын бәхет сизә. Мәсәлән, Испаниядә яшәүче бер ир кеше элек тиз кызып китүчән булган һәм башкалар белән, шул исәптән хатыны белән, үзен кырыс тоткан. Беркөн ул Муса пәйгамбәрнең язмаларыннан Ягъкуб пәйгамбәрнең улы Йосыфның юаш холкы турында укыган. Йосыфны коллыкка саткан булсалар да һәм нахакка гаепләп төрмәгә утыртсалар да, ул йомшак, тыныч күңелле һәм кичерүчән кеше булып калган (Яратылыш, 37—45 нче бүлекләр). Испаниядәге бу кеше болай ди: «Йосыфның мисалы турында уйлану мине юаш, игелекле һәм тотнаклы булырга өйрәтте. Бу мине бәхетле итте».

Изге Язмаларда үзебезне башкалар белән ничек тотарга кирәклеге турында җентекләп әйтелә. Бу хакта киләсе мәкаләдән белик.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу