МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
«И Йәһвә... сиңа таянам мин»
Безгә яхшы вакытларда да, авыр вакытларда да Йәһвәгә таяну мөһим (Зб 25:1, 2). Б. э. к. VIII гасырда Яһүдтә яшәгән яһүдләр Аллаһыга таянуларын сынаган авырлыкка очраган. Анда булган хәлләр безгә күп сабаклар бирә (Рм 15:4). «И Йәһвә... сиңа таянам мин» дигән фильмны караганнан соң мондый сорауларга ничек җавап бирер идегез?
Һизәкыя нинди авырлыкка очраган?
Һизәкыя шәһәрне яклау өчен Гыйбрәтле сүзләр 22:3 тәге принципны ничек кулланган?
Ни өчен Һизәкыя Ассириягә бирелү я Мисыр белән килешү төзү турында уйлап та карамаган?
Кайсы яктан Һизәкыя мәсихчеләр өчен яхшы үрнәк булып тора?
Бүген безнең Йәһвәгә таянуыбыз нинди очракларда сынала?