МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Яхшы хәбәрне вәгазьләүдән шатлык табыгыз
Сезгә кайчан да булса вәгазьләргә авыр булдымы? Бу сорауга күпләр «әйе» дияр. Ни өчен? Бәлки, без үз территориябездә еш кына ваемсызлык һәм дошманлыкка очрыйбыздыр яки без чит кешеләр белән сөйләшергә куркабыздыр. Бу, әлбәттә, безнең шатлыгыбызны киметергә мөмкин. Шулай да без бәхетле Аллаһыга гыйбадәт кылабыз, һәм ул безнең үзенә шатлык белән хезмәт итүебезне тели (Зб 100:2; 1Тм 1:11). Вәгазь эшендә шатлык табар өчен, нинди өч яхшы сәбәп бар?
Беренчедән, без өмет бирүче хәбәр игълан итәбез. Бүгенге җәмгыятьтә өмет юкка чыга барса да, без кешеләргә «яхшырак нәрсә турында яхшы хәбәр» алып килеп, аларның күңелләрен өмет белән тутыра алабыз (Иш 52:7). Ләкин Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәр үзебезне дә шатлыклы итә ала. Вәгазьгә чыгар алдыннан, Аллаһы Патшалыгы җиргә китерәчәк фатихалар турында уйланыгыз.
Икенчедән, без вәгазьләгән яхшы хәбәр кешеләргә физик һәм рухи яктан файда китерә. Алар зыянлы гадәтләреннән арынырга һәм мәңгелек тормышка ничек ия булырга икәнен өйрәнә (Иш 48:17, 18; Рм 1:16). Без үзебезне коткару эшләрендә катнашканыбызны күз алдына китерә алабыз. Кайбер кешеләр ярдәмебезне кабул итәргә теләмәсә дә, без котылырга теләгән кешеләрне эзләвен дәвам итәбез (Мт 10:11—14).
Өченчедән, иң мөһиме, безнең вәгазьләү эшебез Йәһвәне данлый. Ул безнең шаһитлек эшебезне югары бәяли (Иш 43:10; Ев 6:10). Алай гына да түгел, ул безгә, бу эшне башкарыр өчен, изге рухын юмарт итеп бирә. Шуңа күрә Йәһвәдән изге рух җимеше — шатлык ялварып сорагыз (Гл 5:22). Аның ярдәме белән без куркуларыбызны җиңеп, кыюлык белән вәгазьли алабыз (Рс 4:31). Шулчак, ничек кенә кешеләр хәбәребезне кабул итмәсен, без вәгазьләү йөкләмәбезне үтәүдән шатлык табачакбыз (Йз 3:3).
Хезмәттә нинди рух белән катнашасың килә? Шатлыкны ничек чагылдырып була?
«ӨЙРӘНҮ ҺӘМ УЙЛАНУ АША ШАТЛЫГЫҢНЫ КАЙТАР» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
Һәр ай без күп сәгатьләр вәгазьдә үткәрсәк тә, ни өчен без рухи яктан яхшы тукланырга тиеш?
Без кайсы яктан Мәрьямнән үрнәк алырга тиеш?
Аллаһы Сүзе турында уйланырга син кайчан вакыт табасың?
Яхшы хәбәрне вәгазьләгәндә, сиңа нәрсә шатлык китерә?