АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | ЙӘЗӘКИЛ 32—34
Сакчының җитди җаваплылыгы бар
Борынгы заманнарда сакчы, куркыныч янавы турында кисәтер өчен, шәһәр диварында яисә күзәтү манарасында сакта торган. Йәһвә Йәзәкилне символик рәвештә «Исраил халкы өчен сакчы» итеп билгеләгән.
Йәзәкил Исраил халкын, әгәр алар үз явыз юлларын калдырмасалар, җәза алачаклар дип кисәткән
Йәһвә бүген безгә нинди хәбәрне вәгазьләргә кушкан?
Йәзәкил, кешеләргә якынлашып килүче куркыныч турында кисәткәндә, үз гомерен һәм башкаларның тормышларын коткара алган
Йәһвә тапшырган ашыгыч хәбәрне вәгазьләргә безне нәрсә дәртләндерергә тиеш?