Кук утрауларында кешеләрне җыелыш очрашуларына чакыру
Кереш сүзләр
БЕРЕНЧЕ КИЛҮ
Сорау: Сезнең чиктән тыш күп исерткеч эчемлек эчкән кешеләр белән очрашканыгыз булгандыр. Ничек уйлыйсыз, исерткеч эчемлекләрне күңелне юатучы бәлзәм дип атап буламы?
Шигырь: Гс 23:31, 32
Ничек дәвам итеп була: Изге Язмалар исерткеч эчемлекләрне эчүне тыймаса да, чиктән тыш күп эчүнең зыяны турында кисәтә. Икенче мәртәбә күпләргә бу проблеманы чишәргә чыннан да нәрсә ярдәм иткәнен күрсәтәсем килә.
ХАКЫЙКАТЬКӘ ӨЙРӘТЕГЕЗ
Сорау: Фән Изге Язмаларны кире кагамы?
Шигырь: Иш 40:22
Хакыйкать: Изге Язмаларда фәнгә кагылышлы сораулар күтәрелгәндә, ул бик төгәл.
КАБАТ КИЛЕП КИТҮ
Сөйләшүне ничек башлап була: Үткән мәртәбә без чиктән тыш исерткеч эчемлекләрне эчүнең зыяны турында сөйләшкән идек. Изге Язмалар исерткеч эчемлекләрне эчүне тыймаса да, ул чаманы белеп эчүне хуплый.
Шигырь: 1Тм 5:23
Ничек дәвам итеп була: Бу шигырьдә әйтелгәнчә, «бераз» шәраб — кеше үз уйларын, сүзләрен һәм эшләрен контроль астында тота ала. Вакытында туктар өчен, тотнаклылык кирәк. Икенче мәртәбә Изге Язмалар бу кыйммәтле сыйфатны ничек үстерергә ярдәм итә алганын карап чыга алабыз. Ә әлегә исерткеч эчемлекләрне кайчан эчү урынсыз икәне турында мәкалә калдырасым килә («Исерткеч эчемлекләрне эчергә ярыймы» дигән мәкаләне тәкъдим ит).
МИНЕМ КЕРЕШ СҮЗЕМ
Шушы мисалларга карап, үзегезнең кереш сүзләрегезне уйлап чыгарыгыз.