МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Син ни өчен саф гыйбадәт кылуны кадерлисең?
Йәзәкил сурәтләгән гыйбадәтханәнең күренеше әсирлектә булган яһүдләрне дәртләндереп җибәргән, чөнки ул саф гыйбадәт кылу яңадан торгызылачагына ышандырган. Бу соңгы көннәрдә «Йәһвә йортының тавы», ягъни саф гыйбадәт кылу, «тау башларыннан югарырак» урнашты. Бар халыклар аңа агыла һәм алар арасында син дә бар (Иш 2:2). Йәһвәне белү һәм аңа хезмәт итү — бу хөрмәт. Син моның турында уйланырга тырышасыңмы?
САФ ГЫЙБАДӘТ КЫЛУ ТОРМЫШЫБЫЗНЫ НИЧЕК БАЕТА:
рухи ризыкның мул булуы ярдәмендә безнең мөһим сорауларга җаваплар, тормыш максатыбыз, киләчәккә нык өметебез бар (Иш 48:17, 18; 65:13; Рм 15:4);
Аллаһының хезмәттәшләре булу мөмкинлеге һәм беркайчан да кабатланмас эштә катнашу (Рс 20:35; 1Кр 3:9);
авырлыклар вакытында көч өстәүче «Аллаһы тынычлыгы» (Фп 4:6, 7);
саф вөҗдан (2Тм 1:3);
Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләр (Зб 25:14).
Мин саф гыйбадәт кылуны кадерләгәнемне ничек күрсәтә алам?