Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • mwb17 октябрь 3 б.
  • Изге Язмаларны тырыш тикшерүче бул

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Изге Язмаларны тырыш тикшерүче бул
  • «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2017)
  • Охшаш мәкаләләр
  • Аллаһы сезнең турында кайгыртамы?
    Күзәтү манарасы 2011 ел
  • Алланың безнең көннәргә бәйләнешле пәйгамбәрлек сүзенә игътибар итегез
    Күзәтү манарасы 2000 ел
  • Шәхси өйрәнү уяу булып калырга булыша
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Син Йәһвәгә берөзлексез хезмәт итәрсеңме?
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2017)
Күбрәк карарга
«Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2017)
mwb17 октябрь 3 б.

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Изге Язмаларны тырыш тикшерүче бул

Син, Даниял кебек, үзеңдә нык иман булуын теләр идеңме? Даниял Аллаһы Сүзен, шул исәптән пәйгамбәрлекләрне дә тырышып тикшергән (Дн 9:2). Изге Язмаларны җентекләп өйрәнү сиңа да сынауларда Аллаһыга тугры булып калырга ярдәм итәчәк. Ничек итеп? Өйрәнү Йәһвәнең вәгъдәләренә иманыңны ныгытачак (Йш 23:14). Ул шулай ук синдә Аллаһыны бар нәрсәдә тыңларга дәртләндерүче мәхәббәтеңне арттырачак (Зб 97:10). Әмма нәрсәдән башларга? Алда китерелгән киңәшләргә игътибар ит.

Даниял Аллаһы Сүзен тикшерә
  • Нәрсә өйрәнергә? Яхшы шәхси өйрәнү үз эченә җыелыш очрашуларына әзерләнүне ала. Аңламаган шигырьләрне тикшерүгә вакыт бүлеп куйсаң, Изге Язмаларны һәр атна уку сиңа күбрәк файда китерәчәк. Кайберәүләр шәхси өйрәнү вакытында Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрне, изге рух җимешенең төрле сыйфатларын яисә рәсүл Паулның миссионерлык сәяхәтләрен тирәнтен карап чыга, шулай ук Йәһвәнең иҗади эшләре турында күбрәк белергә тырыша. Әгәр көн дәвамында ниндидер соравың туса, аны язып куй һәм киләсе шәхси өйрәнүдә тикшер.

  • Мәгълүматны кайдан табарга? «Рухи байлыкларны эзләр өчен кораллар» дигән видеороликта яхшы киңәшләр бирелә. Үзеңне тикшерү өчен, Даниял китабының 7 нче бүлегендә тасвирланган һәр җанвар нәрсә аңлатканы турында эзләп кара.

  • Шәхси өйрәнү өчен күпме вакыт бүлеп куярга? Регуляр рәвештә өйрәнү — яхшы рухи сәламәтлекнең нигезе. Башта шәхси өйрәнүгә азрак вакыт бүлеп куеп, әкренләп бу вакытны арттырырга була. Аллаһы Сүзен өйрәнүне яшерелгән хәзинәне эзләү белән чагыштырып була: күбрәк хәзинә тапкан саен, тагын да күбрәк казыйсы килә! (Гс 2:3—6) Аллаһы Сүзенә карата яратуың үсәчәк һәм Изге Язмаларны регуляр рәвештә өйрәнү яхшы гадәтең булып китәчәк (1Пт 2:2).

    Өйрәнүеңне кызыклырак итәр өчен киңәшләрне «Социаль челтәрләр турында нәрсә белергә кирәк?» дигән басмадан табып була (ba819-U 18—20).

ДАНИЯЛ КИТАБЫНЫҢ 7 НЧЕ БҮЛЕГЕНДӘГЕ ҖАНВАРЛАР НӘРСӘНЕ АҢЛАТА?

  • Арысланга охшаш бөркетнекедәй канатлы җанвар

    Дн 7:4

  • Аюга охшаш өч кабырга капкан җанвар

    Дн 7:5

  • Капланга охшаш дүрт башлы һәм дүрт канатлы җанвар

    Дн 7:6

  • Зур тимер тешле һәм ун мөгезле коточкыч җанвар

    Дн 7:7

ӨСТӘМӘ СОРАУ:

Даниялның 7:8, 24 тәге сүзләр ничек үтәлгән?

Ун мөгез арасыннан күзе һәм авызы булган кечкенә мөгез чыгып, өч мөгезне тартып чыгара

ИКЕНЧЕ ӨЙРӘНҮЕҢДӘ:

Ачылыш китабының 13 нче бүлегендәге җанварлар нәрсәне аңлата?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу