Йәһвә Шаһитләре базарда вәгазьлиләр (Сьерра-Леоне)
Кереш сүзләр
БЕРЕНЧЕ КИЛҮ
Сорау: Ничек уйлыйсыз, гаиләне корумы яисә аны саклап калу авырракмы?
Шигырь: Кл 3:13
Ничек дәвам итеп була: Әгәр дә вак-төяк өчен үпкә сакламасак, каршылыклар азрак килеп чыгар. Телефон номерлары белән алмашына алабыз, ә икенче юлы Изге Язмалар гаиләдәге мөнәсәбәтләрне ничек яхшырта алганын карап чыгып була.
КАБАТ КИЛЕП КИТҮ
Сөйләшүне ничек башлап була: Ризалашырсыздыр, ачык аралашусыз гаиләне нык һәм бәхетле итү авыр.
Шигырь: Яг 1:19
Ничек дәвам итеп була: Әгәр дә бер-берегезне тәнкыйтьләмәсәгез, хөкем итмәсәгез, ә бары тик игътибар белән тыңласагыз, андый аралашу икегезне дә ныгытачак. Мин сезнең өчен «Бер-берегезне сүзләр белән яраламагыз» дигән бер мәкалә таптым. Анда бу темага кагылышлы башка файдалы киңәшләр дә бар. Икенче юлы мондый сорауны карап чыга алабыз: «Төрле булуыбыз гаилә тормышын ничек баета ала?»
ХАКЫЙКАТЬКӘ ӨЙРӘТЕГЕЗ
Сорау: Кайчан да булса үлем юкка чыгармы?
Шигырь: 1Кр 15:26
Хакыйкать: Йәһвә Аллаһы үлемне мәңгегә юк итәчәк.
МИНЕМ КЕРЕШ СҮЗЕМ
Шушы мисалларга карап, үзегезнең кереш сүзләрегезне уйлап чыгарыгыз.