Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • mwb17 декабрь 5 б.
  • Атна уртасында үтә торган очрашудагы үзгәреш

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Атна уртасында үтә торган очрашудагы үзгәреш
  • «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2017)
  • Охшаш мәкаләләр
  • Битфәгия, Зәйтүн тавы һәм Иерусалим
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
  • Үкчә сөягендә кадак
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
  • Мәсихнең Иерусалимга тантаналы итеп керүе
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Зәйтүн тавы
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
Күбрәк карарга
«Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2017)
mwb17 декабрь 5 б.
Онлайн өйрәнү өчен «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә Маттай бәян иткән яхшы хәбәр

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Атна уртасында үтә торган очрашудагы үзгәреш

2018 елның гыйнварыннан башлап атна уртасында үтә торган очрашуда үзгәреш булачак. Без өйрәнү өчен «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе»ннән (nwtsty) (хәтта бу басма сезнең телегезгә әлегә тәрҗемә ителмәсә дә) ярдәмче материал, рәсемнәр һәм махсус видеороликлар караячакбыз. Бу басманы онлайн гына карап булачак. Һичшиксез, бу үзгәреш ярдәмендә очрашуларга әзерләнү кызыклырак булачак. Өстәвенә, бу безне яратучы Әтиебез Йәһвәгә тагын да якынайтачак!

ӨЙРӘНҮ ӨЧЕН МАТЕРИАЛ

Изге Язмаларның күп кенә шигырьләрен аңларга ярдәм итүче мәгълүматтан тора (культура, география һәм тел белән бәйле үзенчәлекләр).

Маттай 12:20

Пыскып яткан филтә: Борынгы вакытта өйне яктыртыр өчен, гадәттә җитен филтәсе булган һәм зәйтүн мае белән тутырылган кечкенә балчык савыт кулланылган. «Пыскып яткан филтә» дигән грек сүзтезмәсе төтен чыгарып торган филтәне белдерергә мөмкин. Ул пыскып яткан, чөнки аның ялкыны инде сүнә барган я гел юкка чыккан. Монда кулланылган Ишагыя 42:3 тәге пәйгамбәрлектә Гайсәнең кызгануы турында әйтелгән; ул беркайчан да басынкы һәм боеккан кешеләрдә соңгы өмет чаткысын сүндермәгән.

Маттай 26:13

Хак сүз: Грекча аме́н, еврейчә аме́н сүзенең транслитерациясе; мәгънәсе «шулай булсын» я «һичшиксез». Гайсә бу сүзтезмәне берәр нинди фикер, вәгъдә я пәйгамбәрлек әйтер алдыннан еш кулланган; шулай итеп ул үз сүзләренең тулы ышанычлы һәм дөрес булуына басым ясаган. «Хак сүз», ягъни амин, дигән сүзне Гайсә генә шулай итеп кулланган; Изге Язмаларда я башка дини әдәбиятта андый кулланыш бүтән очрамый дип санала.

МЕДИАМАТЕРИАЛ

Фотографияләр, рәсемнәр һәм тавышсыз видеороликлар Изге Язмаларда искә алынган төрле нечкәлекләрне күз алдына китерергә ярдәм итә.

Битфәгия, Зәйтүн тавы һәм Иерусалим

Бу кыска видеоролик ярдәмендә Иерусалимга алып баручы юлдан сәяхәт итеп була. Ул көнчыгыштан, хәзерге Ат-Тур авылыннан (Изге Язмаларда искә алынган Битфәгиягә туры килә дип санала) Зәйтүн тавы түбәләренең берсенә алып бара. Битфәгиянең көнчыгыш ягында, Зәйтүн тавының көнчыгыш битендә Битания урнашкан. Иерусалимда булганда, Гайсә үз шәкертләре белән гадәттә Битаниядә кунган. Бүген Битания урынында Аль-Азария (Эль-Эйзария) дигән авыл урнашкан. Ул гарәп телендә «Лазар урыны» дигән мәгънә йөртә. Гайсә, һичшиксез, анда Марта, Мәрьям һәм Лазар йортында тукталган (Мт 21:17; Мк 11:11; Лк 21:37; Ях 11:1). Аларның йортыннан Иерусалимга юл тотканда, Гайсә бу видеороликта күрсәтелгән маршрут белән баргандыр. Б. э. 33 елының 9 нисанында Гайсә, ишәк баласына атланып, Зәйтүн тавы аша Иерусалимга барыр өчен, бәлки, Битфәгиядән кузгалгандыр.

Гайсә, бәлки, Битаниядән Иерусалимга алып баручы маршрут буенча йөргән
  1. Битаниядән Битфәгиягә алып баручы юл

  2. Битфәгия

  3. Зәйтүн тавы

  4. Кидрон үзәне

  5. Гыйбадәтханә тавы

Үкчә сөягендә кадак

Тимер кадагы булган кеше үкчәсе сөяге

Бу фоторәсемдә 11,5 сантиметр озынлыктагы тимер кадагы булган кеше үкчәсе сөягенең төгәл копиясе китерелә. Бу үкчә сөяге 1968 елда Иерусалимның төньягында казу эшләре барышында табылган булган һәм Рим империясе вакытына карый. Шушы табылдык бу кешенең, күрәсең, агач баганага кадаклар кагып үтерелгәнен раслый. Бәлки, шундый ук кадаклар белән Рим гаскәриләре Гайсә Мәсихне баганага кадаклап куйгандыр. Бу сөяк оссуарий дип аталган таш тартмада табылган булган. Андый тартмага мәетнең, тәне таркалып беткәч, кипкән сөякләре салынган. Бу баганада үтерелгән кайбер кешеләрнең мәетләрен җирләгәннәр икәнен күрсәтә (Мт 27:35).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу