АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | МАРК 3, 4
Шимбә көнне савыктыру
Ни өчен Гайсә яһүд дине җитәкчеләренә кайгырып караган? Чөнки алар, Шимбә көненә кагылышлы канунга күп-күп кагыйдәләр өстәп, аны авыр йөк иткән. Мәсәлән, Шимбә көнне борчаны үтерү тыелган. Тормыш куркыныч астында булса гына, кешене дәвалап булган. Шуңа күрә Шимбә көнне сынган сөякләрне һәм тартылган сеңерләрне дәвалау ярамаган. Әйе, дини җитәкчеләр кулы корышкан теге кешене бер дә кызганмаган.