МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
«Аллаһы кушылдырганны...»
Муса кануны буенча, хатыны белән аерылырга теләгән ир аерылышу кәгазе әзерләргә тиеш булган. Бу таләп ашыгыч аерылышуларны булдырмас өчен кирәк булган. Әмма Гайсә көннәрендәге дини җитәкчеләр аерылышуны гадиләштергән. Ирләр үз хатыннары белән бер сәбәпсез дә аерылыша алган («аерылышу кәгазе» — Мк 10:4 кә аңлатма, nwtsty; «Хатыны белән аерылышып», «хатынына хыянәт итә» — Мк 10:11 гә аңлатмалар, nwtsty). Гайсә, фарисейлар белән сөйләшкәндә, Йәһвә үзе никахка нигез салган һәм канун белән билгеләгән икәнен ассызыклаган (Мк 10:2—12). Аллаһы нияте буенча, никах — ир белән хатын «бер тән» булырга тиешле гомерлек союз. Маттай 19:9 дан күренгәнчә, Изге Язмаларга нигезләнгән аерылышу өчен бердәнбер сәбәп — зина кылу яисә фәхешлек.
Бүген күп кенә кешеләр никахка Гайсә кебек түгел, ә фарисейлар кебек карый. Авырлыклар тугач, алар җиңел генә аерылыша. Мәсихче гаиләләр, киресенчә, никах антларына тугры һәм алар авырлыкларны Изге Язмалардагы киңәшләрне кулланып кичереп чыгарга тырыша. «Ярату һәм хөрмәт гаиләне берләштерә» дигән видеороликны карап, мондый сорауларга җавап бир:
Гыйбрәтле сүзләр 15:1 дәге киңәшне никахта ничек кулланып була һәм ни өчен бу мөһим?
Гыйбрәтле сүзләр 19:11 дә язылган киңәш ничек итеп авырлыкларны читләтеп үтәргә ярдәм итә ала?
Әгәр дә сезнең мөнәсәбәтләрегез аерылышу чигенә җитсә, нинди сораулар өстеннән уйлану яхшырак булыр?
Маттай 7:12 дәге принципка нигезләнеп, сез ничек яхшы ир яки хатын була аласыз?